Әлеге төзәтмәне РФ Конституциясендә беркетәчәкләр.
ТР ветераннар берлеге комитеты рәисе Әхәт Юлашев Россия Конституциясендә пенсияләрне елына, кимендә, бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады.
- Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне икешәр, өчәр елга, хәтта күбрәк вакытка да я күчерделәр, я яптылар. Ә хәзер, әгәр бу Конституциядә расланса, ул яңалык безне бары сөендерә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз, - дип белдерде Юлашев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар