16+

Татарстандагы үзбәкләр үз илләренең Конституцияләренә тавыш бирә

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев хәбәр итте.

Үзбәкстан Республикасы Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә 30 апрельдә 8.00-20.00 сәгатьләрдә Казанда да тавыш биреп булачак. 

— Үзбәкстан Конституциясе 1992 елны кабул ителгән иде. Шул дәвердән соң халыктан 150 мең фикер һәм тәкъдим керде. Без тарихта беренче мәртәбә Үзбәкстан Республикасының халык Конституциясен кабул итәчәкбез,-диде ул.

Үзбәкстан гражданнарына республиканың зур шәһәрләрендә һәм үзбәкләр яшәгән 30 муниципаль районда да тавыш бирү участоклары ачыла. 19 апрельдән 26 апрельгә кадәр алдан да тавыш биреп була.

Казан федераль университетында 2 мең үзбәк егете һәм кызы белем ала. “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесендә 300 үзбәк кешесе эшли. Тавыш бирү комиссиясе әгъзалары университетка һәм тулай торакларга, шулай ук предприятиеләргә барып та тавыш бирү уздырачак. 
 — Үзбәкстан гражданнарына тавыш бирү мөмкинлеге тудырганы өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт! - диде Фәриддин Насриев.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading