16+

Алар Яңа елда безнең белән, ә сез? (ФОТОЛАР)

"Татмедиа"агентлыгы оештырган "Язылу бүләк ит-2017" акциясе дәвам итә. "Татмедиа" бинасының беренче катында куелган чыршы яныннан кешенең өзелгәне юк.

Алар Яңа елда безнең белән, ә сез? (ФОТОЛАР)

"Татмедиа"агентлыгы оештырган "Язылу бүләк ит-2017" акциясе дәвам итә. "Татмедиа" бинасының беренче катында куелган чыршы яныннан кешенең өзелгәне юк.

Матбугатка язылган танылган кешеләр, иҗат әһелләре, депутатлар чыршыга теләкләр язып символик бүләкләр элә. Шушы көннәрдә әлеге акциягә Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, җырчы Нияз Җәләлов та кушылды. Алар "Шәһри Казан " газетасын мохтаҗларга, Норлат ятимнәр йортына, Нурлат шәһәрендәге төзәтү мәктәбенә яздырдылар. Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов та картлар йортына "ШК" бүләк итте. "Татар матбугатына нинди формада булса да ярдәм итәргә тырышам. Шул ук вакытта бу - мохтаҗларга да хәйрия ярдәме. Әлеге гамәл башкаларга үрнәк булсын иде", - ди Фәрит Мифтахов. Ильяс хәзрәт исә "Шәһри Казан" газетасын басыла башлаган беренче көннәрдән үк укый. "Халык өчен телне һәм динне белү мөһим. Матбугат исә бу өлкәдә халыкка мәгълүмат җиткерә, шуңа да газеталарга теләктәшлек күрсәтергә телибез",- ди ул. Нияз Җәләлов та газетабызга уңышлы еллар теләп, укучыларыгызны сөендереп торыгыз, диде.
Язылу компаниясе төгәлләнергә санаулы вакытлар калып бара. Укучыларыбыз белән киләсе елда да бергә булырбыз дип ышанабыз. "Шәһри Казан"нан аерылмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading