Төркиядә яшәүче милләттәшебез язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура язуынча, Төркиядә күпләр 2-3 атнага тулысынча ябылып яшәүгә күчүне көткәннәр.
“Өч атнага түзәрбез, вирус кына бетсен. Әнә Кытай иң каты чикләүләрне кертеп хәл итте. Төркиядә көнгә 150 дән артык кеше үлә. Әмма бу рәсми хәбәргә ышанучылар бик аз. Журналистлар бу хакта сөйләп тора, зиратлардагы яңа каберлекләрнең күплеген күрсәтәләр. 3-4 ел элеккеге мәрхүмнәр санын хәзерге вакыттагы саннар белән чагыштыралар. Истанбул мэры шәхсән үзе, сәламәтлек саклау министрыннан Истанбулны ябарга сорады”, – дип хәбәр итә Айзирәк Гәрәева.
Кичә Төркиядә вирус белән бәйле рәвештә өстәмә тыюлар игълан ителгән. Әмма тулысынча ябылу карары кабул ителмәгән.
— Бүгеннән башлап сәгать кичке тугыздан соң иртәнге бишкә кадәр урамда йөрү тыела. Моннан тыш җомга киченнән дүшәмбегә иртәнгә кадәр урамда йөрергә ярамый. Әмма кирәк-ярак өчен өеңә якын кибетләргә барырга була. 65 яшьтән югары, 20 яшьтән кечерәкләргә җәмәгать транспортында утыру бөтенләй чикләнде. Кунакака йөрешү, өйдә җыелышу тыела. Никах, женазаларда 30 дан артык кеше катнашырга тиеш түгел. Дини мәҗлесләр, Яңа ел бәйрәмнәре уздыру бөтенләй тыелды. Укулар барысы да дистанцион үткәрелә, балалар бакчалары ябылды. Кафе-рестораннарда утыру юк, өйгә заказ бирергә була, – дип белдерә ул үзенең социаль челтәр битләрендә.
Аның язуынча, зур сәүдә үзәкләрендә температура үлчәтеп кенә керү җитми хәзер. “Хес” коды кирәк. Әлеге код синең вирус йоктырмаганны раслауның бер юлы. “Яңа тыюларның кайберләре менә шулар. Моңа кадәр урамда тәмәке тарту тыелган иде, ул дәвам итә. Маска тагу мәҗбүри”, – дип хәбәр итә Айзирәк.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар