16+

«Безнекеләр» җыелган җирдә бәйрәм-тамаша булды

Әлеге урында нәкъ менә шулай иттереп, авыз тутырып, «безнекеләр» дип әйтәсе килә.

«Безнекеләр» җыелган җирдә бәйрәм-тамаша булды

Әлеге урында нәкъ менә шулай иттереп, авыз тутырып, «безнекеләр» дип әйтәсе килә.

Һәр районның, һәр авылның хат ташучылары - безнең дусларыбыз. Нинди генә яхшы, зәвыклы газета чыгармыйк, аны укучыбызга күрсәтүче, тәкъдим итүче төп кешеләр, әлбәттә, хат ташучылар. Хатлар инде күптән почта аша йөрмәсә дә, почта хезмәткәрләрен без элеккеге гадәт буенча әнә шулай дип атарга күнеккән.

Узган атнада Арча мәдәният йортында почта хезмәткәрләре, газета укучылар һәм редакцияләр белән берлектә, зур бәйрәм-тамаша булды. Чакыру алганда без аны абунә уңаеннан үткәрелә торган чара дип кенә уйлаган идек. Барып җитеп, бәйрәмнең эчендә кайный башлагач кына, Арча почта бүлекчәсе җитәкчелеге тарафыннан нинди киң колачлы эш башкарылуын аңладык. Бәйрәмгә әзерлек инде күптән башланган булган. Авыллардагы почта бүлекләре, үзләренең тарихларын өйрәнеп, альбомнар эшләгәннәр. Хат ташучылар гомер буе авылның иң хөрмәтле, күркәм кешеләре булып кала бирәләр, аларның һәркайсының хезмәте авыл тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Шунда ук почта хезмәткәрләренең кул эшләреннән, алар әзерләгән ризыклардан күргәзмә дә оештырылган иде. Иң элек алар пешергән тәм-томнарны алып бетерделәр. Бу - халыкның үзләренең почтальоннарын ничек яратуларын күрсәтә.

- Районыбызның почта бүлек­чәсе хезмәткәрләре, хезмәттәш­ләрем - минем төп ышанычларым, - диде үзенең чыгышында Арча районы почта бүлеге җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Шушы бер җөмләгә коллективка карата күпме хөрмәт, ярату сыйган. Бу зур коллектив бер йодрык кебек. Кайчан гына нинди авыл бүлекчәсенә бармыйк, «шәһриказан»лыларны якын туганнары кебек каршы алалар, без моның өчен аларга бик рәхмәтле. Ирек Фәйзрахманов тәҗрибәле, алдынгы хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Без бу котлауларга кушылабыз, аларның һәркайсына исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Хезмәтләре бәрабәренә торырдай хезмәт хаклары алу насыйп булсын иде аларга.

Бәйрәмгә үзебез дә буш кул белән бармадык. Арчалыларның якташлары җырчы Рөстәм Закиров һәм Илсөя Бәдретдинова «Шәһри Казан» газетасы исеменнән чыгыш ясадылар. Арча мәдәният йортының фойесында алма төшәр җир дә юк иде. Кемнең җаны ни тели. Һәркем кайнар чәй, коймак белән сыйланды. Бик ошап китсә, шунда ук сатып алып та була иде.

«Сөембикә»леләр Казаннан кул эшләре осталарын алып килгән. Безнең кунакларыбыз - Рөстәм Закиров һәм Илсөя Бәдретдинова белән фотога төшәргә, аралашырга теләүчеләр чираты аерым тезелде. Бәйрәмнән алган хис-тойгылар әле дә булса үзенә бер рәхәтлек биреп тора. Бу матур тәҗрибәне башка районнар да киләчәктә кулланыр, чөнки Ирек Фәйзрахманов кунакка күрше Балтач, Саба, Мамадыш районнарының почта бүлекчәсе җитәкчеләрен дә чакырган иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading