Алда хәбәр иткәнебезчә, бүген "Казан" агропромпаркында 9.00-12.00 сәгатьләрдә "Языл һәм радиосәлам юлла!" дигән акция уза. Инде беренче кунакларыбыз да бар.
"Казан" агропромпаркына килсәгез, "Шәһри Казан" газетасына языла, "Татар радиосы" аша якыннарыгызга сәлам юллый һәм бүләкләр ота аласыз! Ә бүләге берәү генә дә түгел: бер язылучыга - дүрт бүләк бит! Укучыларыбыз сафларын баетучыларга түбәндәге бүләкләр бирелә:
1. "Татар радиосы" аша радиосәлам юллау мөмкинлеге;
2. "Милли" сәүдә маркасыннан тәмле күчтәнәч;
3. Танылган язучы Марат Кәбировның үз кулыннан автографлы китап;
4. Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның 16 ноябрь көнне Филармония концертлар залында узасы концертына билет оту мөмкинлеге.
Бу - гадәти көн генә булмаячак, сезне анда кадерләп Камал театры артистлары каршы алачак. Килү - сездән, бүләкләр һәм яхшы кәеф - бездән!
Кыскасы шул: "Шәһри Казан" "Рәхәтләнеп укы, тәмләп аша, җырлап яшә!" дигән теләктә, сезне очрашуга көтеп кала.
Комментарийлар