16+

Биш кешенең икесе үзенең беренче мәхәббәтенә өйләнә

Биш кешенең икесе үзенең беренче мәхәббәтенә өйләнә

Иң кыска буйлы кешеләр - японнар.

Иң озын буйлылар - голландиялеләр.

Балалар көненә уртача 400 тапкыр көлсә, олылар - нибары 15 тапкыр.

Бер айдан өч айга кадәрге балалар күз яшьләрсез генә елый.

Зәңгәр күзлеләр караңгыда ях­шырак күрә.

Кеше гомеренең биш елын ашап уздыра.

Кешенең төкереген гомере буена җыеп барсаң, аның белән уртача зурлыктагы бер бассейнны тутырып булыр иде.

Дөньяда иң киң таралган исем - Мөхәммәд.

Ир балалар күбрәк көндез туа, кыз балалар - төнлә.

Иң күп чәй эчүчеләр - инглизләр, алар американнарга караганда, чәйне егерме тапкыр күбрәк эчә. Ә без чәйне иң күп эчүчеләр татарлар дигән булабыз.

Йөз яшькә җитүчеләрнең 80 проценты - хатын-кызлар.

Биш кешенең икесе үзенең беренче мәхәббәтенә өйләнә

Дөньяда һәр өч секунд саен бала туа.

Кеше гомере буена уртача 27 тонна ризык ашый, бу - җиде фил авырлыгына тиң.

Америкада иң куркыныч һөнәр - Аляскада краб тоту.

Мона Лизаның кашлары юк, ул вакытта Флоренциядә кашны кыру модада булган.

Йортны тизрәк һәм кыйммәткәрәк сату өчен, аны сары төскә буярга кирәк.

Һәр секунд саен Америкада 45 кг шоколад ашала.


Фото: Kolobok.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading