Яңа ел кичендә ел буе тоткан диеталар да, дөрес туклану да бозылып куярга мөмкин.
Дөрес туклану белгече, диетолог Чулпан Мөслихова киңәшләре һәркайсыбыз өчен дә файдалы булыр:
1. Беркемгә дә үзегезнең диетада икәнне, дөрес туклануыгызны әйтмәгез, андый кешене киресенчә ашатасы килә башлый.
2. Тәлинкәгез буш тормасын. Яшелчәләр, майонезсыз яшелчә салатлары, сыр, балык, ит кебек ризыклар тәлинкәдә гел булсын.
3. Соклар эчәргә тырышмагыз. Аларда калория күп була. Бокалыгыз гел чиста су белән тулып торсын.
4. Спиртлы эчемлекләр белән бергә җиләк-җимеш ашамагыз. Гомумән, җиләк-җимешне кичке, төнге табын артында ашарга тырышмагыз.
5. Әгәр сезгә баллы, камырлы ризыклар тәкъдим итсәләр, каршы килмәгез, хуҗабикәнең хәтерен калдыруыгыз бар. “Рәхмәт, бик тәмле күренә”, “Әлбәттә, ашармын”, – дип әз генә үзегезнең тәлинкәгә алыгыз, кабып карагыз, хуҗабикәне мактагыз.
Иң мөһиме – табын артында гына утырмагыз: биегез, уеннарда катнашыгыз, хәрәкәтләнегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар