Хөрмәтле редакция! Минем кешегә сөйли алмый торган бер проблемам бар. Ун елдан артык аралашкан дус кызым, өч баласы барлыгын сәбәп итеп, беркайда да эшләми. Вакытын балаларга багышлый имеш.
Эшлисе эшләрен көндез бетерә дә, көн саен мин эштән өйгә кайтып керүгә шалтырата. Минем сөйләшә алу-алмавымда да, өйдәге мәшәкатьләрем булуында да аның эше юк. Бер-ике сәгать буе дөньядагы бөтен нәрсәдән зарланып туйганнан соң гына телефонын куя. Сөйләшә алмыйм дигәнне ул, гомумән, ишетми. Ә аның белән сөйләшкәннән соң үземнең хәлсезләнеп калуымны сизәм. Миңа нишләргә?
Раилә Дәминова, Казан.
Психолог Гөлфия Гарипова:
- Әлбәттә, мондый очракта, андый дусларыгыздан арыныгыз димәсәм дә, аралашуларны чикләргә кирәк. Гадәттә, энергетик вампирлар шулай эшли: иреннән, танышларыннан, хәле начар булмаса да, хәленнән зарлана, кыскасы, негатив тарата. Аңа аннан бернинди зыян да килми, ул бушанып, рәхәтләнеп кала, шул рәвешле тыңлап торучының энергиясен суыра. Мондый очракта, гади генә ысулны кулланып карагыз. Дустыгызның үзе кебек, сез дә аңа зарлана башлагыз. Ул бик тиз туячак һәм сезнең кадерле вакытыгызны әрәмгә исраф итә алмаячак.
Фото: polza-sovet.ru
Комментарийлар