16+

«Фәнсар»ның чаралары – кызыклы, мохите – гаиләдәгечә

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге (Алексеевск районы) - сәләтле балалар һәм яшьләрне берләштерү мәйданчыгы.

«Фәнсар»ның чаралары – кызыклы, мохите – гаиләдәгечә

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге (Алексеевск районы) - сәләтле балалар һәм яшьләрне берләштерү мәйданчыгы.

Атна саен «Фәнсар»да яшь буынның уку-укыту сәләтен арттыру өчен төрле проектлар чынга ашырыла. Мисалга, әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды М.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең 15 еллыгына багышланган «Фәнсар» көзге сессиясе кысаларында фәнни-практик конференция, «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерлек мәктәбенең беренче этабы узды.

Биредә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган, сайлап алу туры аша узган, 50 укучы катнашты. Сәләт активистлары математика, җәмгыять белеме, физика һәм биологиядән дәресләргә йөрделәр. Татарстан Республикасы югары белем бирүче уку йортларының алдынгы укытучылары балалар белән берлектә фән дөньясына чумдылар, ә махсус чакырылган кунаклар - танылган шәхесләр - кызыклы остаханәләр үткәрделәр, фәнни күзлектән һөнәри серләрен чиштеләр.

Балетмейстер Нурбәк Батулла бию сәнгатенең дә аерым бер фән булуы, КФУ укытучылары анимацион ролик булдыру һәм сайт ясау хакында, HAVA Projects медиа-компаниясе әгъзалары фильм төшерү турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар халык алдында чыгыш ясау серләренә төшенделәр. Чөнки бу Мәктәпнең төп чарасы - барлык тупланган белемнәрне күрсәтү урыны булган фәнни-практик конференция өчен бик мөһим.

«Фәнсар» мәктәбенең фәнни-практик конференциясе - барлык сессиянең иң җаваплы һәм көтеп алынган мизгеле. Сезнең кебек сәләтле балалар хезмәтенә бәя бирү - җиңел эш түгел! Фән дөньясына беренче адымнарыгызны ясыйсыз, сезгә бу эштә булыша алуыбызга чиксез шатбыз. Шулай ук барлык укытучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәсем килә. Сез - булдырдыгыз!» - дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

«Һәр кеше үзенә ошаган юнәлештә чыгыш ясады. Конференция бик уңышлы үтте: балалар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шушы ук фәнни эшләр белән алар апрель аенда үтәчәк «Фәнсар» фәнни-практик конференциясендә дә катнаша алалар. Яңа хезмәтләрендә бары уңышлар теләп калам!» - дип җиткерде проектның җитәкчесе Элина Степанова.
Сессия вакытында уку-укыту программасы гына түгел, мәдәни-күңел ачу чаралары да планлаштырылган иде. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, QUIZ викторинасы, «Open Mic» уздырылды. Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясе буенча квест-экскурсия дә бик кызыклы үтте.

11-нче сыйныф укучысы, Чистай районы кызы Зилә Рәхмәтуллина Сәләткә татар телен яратканга йөри: «Быел «Болгар-Туган тел» форумында, «СәләтЯр Чаллы»да ял иттем. «Фәнсар» мәктәбендә беренче тапкыр катнашам. БДИны җәмгыять белеменнән бирәчәкмен, шуңа да биредә әлеге фәннең дәресләренә йөрдем. Конференциядә дә катнаштым: «Татар телен мәктәпләрдә укутының актуальлеге» дигән темага доклад белән чыгыш ясадык. Сәлкешләр, «Фәнсар»га килегез, белем туплагыз!»

Казаннан Рәшид Туйкин көзге сессиядән бик канәгать калган: «Сәләттә мин 2008нче елдан бирле. Сессиягә икенче тапкыр киләм. Биредә шартлар бик шәп! Смена да бик мәгълүматлы һәм файдалы узды. 7 көн эчендә бер җәйге сменалык дәрт һәм көч тупладым. Биредә физика, информатика һәм математика дәресләренә йөрдем. Үзегезгә күбрәк дуслар табыгыз, монда кешеләр бик ихлас һәм гади. Сәләтне беркайчан да онытмагыз! Сәләттә булыгыз!»

2016-2017нче уку елларындагы фән олимпиадаларына әзерлек «Олимп» мәктәбендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Норлат, Сарман, Азнакай, Зәй, Түбән Кама, Кукмара, Яшел Үзән, Минзәлә, Алексеевск, Арча, Лаеш һәм Чүпрәле районнарыннан җыелган 50 бала катнашты.

Мәктәпнең программасы математика, физика (7-8 сыйныфлар), фәннәреннән муниципаль, төбәкара, бөтенрәсәй олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен, җәмгыять белеме (7-9 сыйныф) буенча укучыларны тирәнтен укытуга юнәлдерелгән.

Мәктәптә Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары белем бирә: Татарстанда ТДИ һәм БДИ комиссиясе рәисе, техник фәннәр кандидаты, «Югары математика» кафедрасы доценты Рөстәм Фәхретдин улы Ахвердиев; физика буенча олимпиадаларга әзерләүче тренер Надежда Николаевна Долбилова; физика укытучысы Салават Рафаил улы Җамалиев; җәмгыять белеме буенча олимпиадаларга әзерләүче Вероника Владимировна Сизая.

Балалар көненә 7 сәгать укыйлар. Калган вакытта Биләр каласының матур табигате белән хозурланалар, мәдәни-күңел ачу программасында катнашалар. Кичә, мәсәлән, интуициягә корылган уен уздырылса, бүген «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены планлаштырылган. Сменаның ахырында «Open Mic» исемле иҗади концерт үткәреләчәк. Традиция буенча һәр көн шәмчек белән тәмамлана: биредә әйдаманнар узган көнгә нәтиҗә ясый, һәр катнашучы үз хис-кичерешләре белән уртаклаша.

Василә Гыймалетдинова, Бөгелмә, катнашучы:
- Былтыр Мәктәптә катнашкан идем инде. Миңа бик ошады, быел тагын да яхшырак! Смена «Фәнсар»да беренче тапкыр уза, биредә бик матур һәм рәхәт. Катнашучылар да күбрәк, шуңа чаралар тагын да кызыклырак үтә. Бар җирдә күңелле, гаилә мохите хөкем сөрә. Мин бик шат! Рәхмәт сезгә!

Мәрьям Гыймадиева, Казан, катнашучы:
- «Олимп» мәктәбендә мин беренче тапкыр. Математика фәнен өйрәнәм. Укытучысы шәп! Шундый катлаулы материалны җиңел һәм аңлаешлы итеп бары ул гына аңлата белә. Иң шәп әйдаман да миндә - Илназ абый. Мин аның белән «Раушан»да ук танышкан идем инде.

Гүзәл Гайнанова, әйдаман:
- Смена инде өченче тапкыр үтсә дә, бөтен нәрсәдә яңалык бар. «Фәнсар»да берләшмәбез мөхите аеруча нык сизелә. Яңа катнашучылар яңа хис-кичерешләр тудыра, шуңа да смена башкалардан аерлып тора. «Олимп»тагы балалар уникаль, үзенчәлекле, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Беренче көнне үк үзләренең активлыклары белән таң калдырдылар. Сезгә яңа дуслар, яңа белемнәр, яңа мөмкинлекләр теләп калам, сәлкешләр! Хыялларыгыз чынга ашсын!

Игорь Смирнов, Сәләт клубы президенты, сменаның өлкән әйдаманы:
- «Сәләт-Олимп» - зиһенле катнашучылар, көчле укытучылар, дус-тату команда, күтәренке кәеф дигән сүз. Сәлкешләргә одимпиадаларда зур уңышларга ирешүләрен телим! Безнең өчен бу иң зур бүләк булачак. Гыйнварда үтәчәк киләсе сменага да әзерләнә торыгыз, вакыт озак калмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading