Үзенең вакытын кая куярга белмәгән кеше башкаларның да вакытын алу белән шөгыльләнә.
* * *
Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы - берәү дә бурычка сорамый.
* * *
Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер - бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.
* * *
Ул үзенең тынычлыгы белән...
Үзенең вакытын кая куярга белмәгән кеше башкаларның да вакытын алу белән шөгыльләнә.
* * *
Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы - берәү дә бурычка сорамый.
* * *
Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер - бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.
* * *
Ул үзенең тынычлыгы белән теләсә кемне чыгырыннан чыгара ала.
* * *
«Ашаргамы, әллә йокларгамы?» - дигән икеләнү туса, башта - беренчесе, аннан икенчесе җиңә.
* * *
Гөнаһ белән хатын-кыз күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин.
* * *
Россиянең бөеклеге турында көне-төне сөйләгән кешеләр булмаса, бу ил тагы да бөегрәк булыр иде.
* * *
Чыгу юлы бар. Тик бикле.
* * *
Аксиома: Әгәр минем бер миллион акчам булса: «Кайдан тагын бер миллион алырга?!» - диюдән башка бер проблемам да булмас иде.
* * *
Болганчык су янында балыкчылар күбрәк була.
* * *
Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә.
Комментарийлар