16+

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния ханым: «Хәниямнең җырларын да, сәхнә костюмнарын да бик яратам»

Фәния апа - кечкенә генә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар әбисе. Кайгысын кичерә, ә шатлыгына түзә алган олы йөрәкле әни.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния ханым:  «Хәниямнең җырларын да, сәхнә костюмнарын да бик яратам»

Фәния апа - кечкенә генә буйлы, оялчан, үтә итагатьле, уңган татар әбисе. Кайгысын кичерә, ә шатлыгына түзә алган олы йөрәкле әни.

Кигән ак яулыгы, җыерчыклары үзенә аеруча килешеп тора. Хәленнән килгән саен мәчеткә йөри, намазын калдырмый. Балалары әниләренең хәер-фатихасында, сагыну-юксынуларын бергә җиңеп, мул тормышта яшиләр.

"1931 елда Тәтешле районының Салаюа авылында дөньяга килгәнмен. Авылыбызның тәбигате искиткеч: урман эчендә урнашкан, берничә елгасы бар, чишмәләре күп. Элегрәк бит кеше яшәү өчен уңайлы җир эзләгән, күрәсең, авылыбызның урыны мал карау, йорт тергезү өчен бик тә отышлы булган. Шул авыл егете Фәхрисламга кияүгә чыктым. Фирүзә Тәтешледә яшиләр. Көн дә яныма килеп торалар, Хәния дә вакыты булган саен кайта, көненә берничә шалтырата, бер яңалыгын да белми калган юк.
Бүгенге көндә Тәтешле район үзәгендә яшим. Авылдан кеше таралыша башлагач, Тәтешледән әзер йорт алып, туган нигезне ташлап китәргә туры килде. Тәүге вакытта бик авыр, сагына идем. Хәзер яңа йортыма да ияләшеп беттем. Хәния Казанга алып китсә, сагынып кайтам. Әмма авылны онытмыйбыз, җае чыккан саен кайтабыз. Анда якыннарыбызның каберләре, шунда барабыз. Кайткан күршеләр белән очрашып сөйләшәбез. Салаюада каен җиләге аеруча күп үсә, аны җыярга да кайтабыз.
Хәниянең җырларын да, сәхнәгә киеп чыккан күлмәкләрен дә бик яратам. "Әни" дип җырлаганнары күңелемә аеруча үтеп керә, елый-елый тыңлыйм. Хәния һәрвакыт үзенә килешле, күз явын алырлык костюмнар кия. Телевизордан ярым-шәрә җырчыларны күреп, "Әниләре кыенсынадыр", - дип аларны җәлләп куям.
Балаларымны ачуланганым юк. Аның өчен бит усал әни булырга кирәк! Нарасыйларыма бер авыр сүз дә әйтмәдем. Күп булса: "Фәрхи балалары!" - дип кенә ачуланып куя идем".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading