16+

Кем таракан сата?

Нуриның фатирын таракан басты. Ниләр генә кылынып карамады ул: төрле агулар дисеңме, кытай карандашлары... Тик берсе дә ярдәм итмәде. Тегеләр бер-ике көнгә югалып торалар да яңадан чирү булып чыгалар.

Кем таракан сата?

Нуриның фатирын таракан басты. Ниләр генә кылынып карамады ул: төрле агулар дисеңме, кытай карандашлары... Тик берсе дә ярдәм итмәде. Тегеләр бер-ике көнгә югалып торалар да яңадан чирү булып чыгалар.

Өметен өздем дигәндә генә, башына шәп фикер килде аның: нигә Америкадагы кебек таракан чабышлары уздырып карамаска! Һәм ул эшкә дә кереште. Өч бүлмәнең лифт мәйданчыгына чыга торганына аерым ишек ясап куйды. Аннары бүлмә уртасына зур өстәл әмәлләде. Өстәл читенә таракан оялары урнаштырды. Тараканнарның иң зурларын, симезләрен сайлады ул. Шуннан соң чат саен, “Таракан ярышлары уздырам. Тараканнар нәселле, Америкадан кайтартылган”, – дигән белдерүләр ябыштырып чыкты.

Нуриның эшләре хутка китте бит! Зуррак тараканнарны ун доллардан сата, кечерәкләрен сигездән бирә. Тараканнарны прокатка да алырга мөмкин, анысы сәгатенә өч долларга төшә. Күмәртәм сатып алучыларга ташламалар да каралган. Тамаша кылучылар исә бер доллар исәбеннән түли. Тараканнар өчен аерым диета да төзеде Нури.

Тора-бара яклаучы “түбә” дә барлыкка килде. Болай күп алмыйлар үзләре, түзәрлек. Инде хәлләнеп тә килә: машина сатып алды, яңа фатирга акча җыя.

Тормыш түгәрәкләнсә, бер чите кителми калмый диюләре дөрес икән. Ниндидер авыру чыгып, Нуриның тараканнары кырылып бетте. Ә клиентларга сатканнары барысы да ата таракан булып чыкты.

Нури хәзер яңадан белдерүләр ябыштырып йөри: “Яхшы нәселле, зур гәүдәле ана тараканнар сатып алам. Саулыгы хакында мал табибыннан белешмәсе дә булсын”.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading