Тарихка кереп калырга да, чумарга да мөмкин.
* * *
Балда-майда йөзәр өчен бал корты кебек эшләү мөһим түгел.
* * *
Тормыш безнең план белән танышмаган булып чыкты.
* * *
Кыюларга уңыш елмая. Һәм бераздан ыржая башлый.
* * *
Кайда белем алуың түгел, ә нәрсә белүең кызыграк.
* * *
Аз гына күләмдә хәмерне күпме эчсәң дә була.
* * *
Яшәү - түбәнгә илтүче баскыч буйлап югары күтәрелү.
* * *
Куенга ташланмаган кызлар күзгә ташлана.
* * *
«Дөресен әйт!» - дигән сүз тырышыбрак алдарга мәҗбүр итә.
* * *
Йозак тишегендә ике күз очрашты.
Комментарийлар