Бүген машина россиялеләрнең сәяхәткә баруда төп транспорт төренә әверелә
Машинада сәфәргә чыгучы Россия туристлары өлеше 2025 елның җәендә 43 процентка җитәчәк дип фаразлана. Былтыр автосәяхәтчеләр өлеше 38 процент булган. Шулай ук тагын бер тенденция күзгә ташлана: россиялеләр еш кына классик ике атналык ялны бүлгәләп ала башлаган. “Илкүләм өстенлекләр” автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры София Малявина сүзләренчә, хәзерге туристлар җәй көне берничә тапкыр ял итүгә өстенлек биреп, кыска сәяхәтләргә өстенлек бирә башлаган. Моны «Путешествуем.РФ» туристик порталы статистикасы да раслый. Порталда илнең барлык төбәкләре буенча диярлек кыска сәяхәтләр өчен 200дән артык вариант тәкъдим ителгән.
Рузилә Минигулова машинада ерак сәфәрләрне кечкенәдән ярата. Илне аркылыга-буйга гизгән дальнобойщикның кызы бит ул! Шуңа күрә меңләгән километр юл да аның өчен зәхмәт түгел, рәхәт кенә. Гаилә белән машинада кая да булса барып кайтырга җай чыкты икән, озак уйлап тормый алар – юлга кузгала. Бу җәйдә дә ире Данис Кырымга барырга тәкъдим иткәч, Рузилә шунда ук ризалаша.

- Машинада моңа кадәр дә җылы якларга барганыбыз булды. 2012 елда беренче тапкыр Азов диңгезендә булып кайткан идек. Шуннан соң берничә мәртәбә Абхазиядә ял иттек, әмма анысында поездны уңайлырак күрдек. 2019, 2021 елларда яңадан машинага күчеп утырдык – Кырымга кадәр барып җиттек. Шул вакытта ук автосәяхәтләрнең өстенлеген тулы күләмдә тойдык. Әмма соңгы өч елда машинада ерак юлга чыгудан тыелып торырга туры килде. Чөнки андый сәяхәтләр өчен машинаның ышанычлы булуы кирәк. Ә безнеке шактый искергән иде. Быел кышын бөтенләй юлда ватылып калдык. Шул чакта машинабызны алыштырырга карар кылдык. Яңасын сатып алгач ук, җәйге ялга һичшиксез Кырымга барачакбыз, дип ниятләгән идек, - дип сөйләде Рузилә.
Шулай итеп, алар быел инде өченче тапкыр Судак шәһәренә барып кайта. Үзләре белән сеңлесен һәм аның кызын да алалар. Бергә күңеллерәк тә, отышлырак та бит. Тукталу өчен Минигулавлар гел бер үк җирне сайлыйлар. Әлеге кунак йортын тәүге баруда ук нык ошатып калалар: номерлары чиста, тәрәзәдән матур күренешләр ачыла, диңгезгә нибары 10 минут төшәсе, бәяләре дә кулай. Шуңа күрә моннан яхшысын эзләп тә тормыйлар.
Юлга килгәндә, ул ялыктыргыч булмаган. 2 меңнән артык километрны ике көн дигәндә узган алар. Бер төнне кунакханәдә уздырганнар, икенче төндә – алар билгеләнгән җирдә.

- Машинада сәяхәт итүнең гел өстенлекләрен генә күрәм мин. Транспортың һәрчак кул астында, берәүгә дә бәйле булмыйча, теләгән вакытта теләгән җиреңә барырга мөмкин. Без, әйтик, Кырымга таба юл тотканда, Волгоградка тукталып, “Мамаев Курган”ны карадык. Кырымда да бер урында гына утырмадык: якын тирәдәге берничә пляжда булдык, Ялтаны барып күрдек, Белогорск шәһәрендә урнашкан Сафари паркка бардык, Новый свет шәһәрендә Голицын сукмагын күрдек. Казанга шул кадәр эмоцияләр белән кайттык, - дип искә ала Рузилә.
Автосәяхәтләрнең тагын бер отышлы ягы – акча мәсьәләсе. Юл чыгымнарын гына исәпләсәң дә, Кырымга поезддда барып кайту 3 олы кеше һәм 2 бала өчен 45 мең тирәсе акча тотарга туры килер иде, ә болай, төрле шәһәрләргә барып-кайтуларны исәпкә алып, бензинга аларның чыгымнары 30 меңләп кенә тәшкил иткән.
Габидуллиннар гаиләсе дә автосәяхәтләрнең тәмен тойган. Балалары кечерәк чакта юлга аларны ияртеп чыгып киткән булсалар, хәзер инде ирле-хатынлы үз көенә йөри. Уллары буйга җитеп, үз тормышлары белән яши. Димәк, үз рәхәтләрен күрү өчен менә дигән вакыт. Озак әзерләнеп торасы юк, машинага утыралар да икәүләп юлга кузгалалар.
- Беренче тапкыр ерак юл дигәне – Мәскәү иде. 1998-1999 еллар, ул сәфәр үз-үземне сынап карау кебегрәк булды. Аннары барлык тирә-як шәһәрләр гизелде – Йошкар-Ола, Чабаксар, Түбән Новгород. Вакыт булган саен чыгып керергә тырышабыз. Юлы артык ерак түгел – мондый сәфәрләргә ял көне дә җитә. Яңа җирләрне күреп, һава алыштырып кайтасың. 2010-2012 елларда үзебезнең диңгез буена, Туапсе тирәләренә барып кайтырга җөрьәт иттек. Шуннан соң җаена төшендек – инде ничә тапкыр барганбыздыр. Юлда төрле шәһәрләрдә тукталабыз, аларны карыйбыз. Шулай Волгоградның, Краснодарның туристик объектларын да күрдек. Үзеңә-үзең хуҗа булудан да рәхәте юк, - ди Илдар абый Габидуллин.

Ләкин ерак юлга чыкканда, иң мөһиме – машинаң төзек булу, дип кисәтә ул. Үзләренең дә Мәскәүгә юл тотканда ватылып калган чаклары булган. Башкалага кадәр машинаны тарттырып барырга туры килә аларга – юл газабы дигәне менә шул инде. Бу вакытта сәфәрнең бер яме калмый, билгеле. Шуңа күрә ерак юлга кузгаласы булганда, Илдар абый машинаның бар запчастен тикшерә.
- Автосәяхәтләрнең плюслары минуска караганда күбрәк, дип саныйм мин. Әйткәнемчә, юл уңаендагы башка шәһәрләрне дә күрү мөмкинлеге. Акча ягы шактый отышлы. Әйтик, безгә диңгезгә барып җитәргә 4 бак бензин җитә. Элегрәк бер якка юлыбыз 6-7 меңгә төшсә, хәзер 12-13 меңгә җыела. Әмма алай да очкыч белән очуга караганда юньрәк. Минусларына килгәндә, юл – ерак, ул алҗытырга мөмкин. Әмма миңа рульдә бару ошый, шуңа минем өчен бу кыенлык тудырмый. Иң мөһиме, әйткәнемчә, ватылып калмаска һәм, әлбәттә, юл һәлакәтләренә юлыкмаска, - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты Илдар абый.
Сәяхәтләргә, гадәттә, ризыкны алар үзләре белән ала. Термоска ашын-чәен тутыралар да, кайнар ризыклары һәрчак кул астында. Юл чатындагы кафеларда ашавы исә шүрләтә бит, нинди генә азык-төлеккә тап булмассың. Тукталган очракта исә, дальнобойщиклар җыелган кафеларны карыйлар. Ерак юлга даими йөреп торучылар ышанычлы җирләрне белә, ди Илдар абый.
Руфинә һәм Илмас Гыймадиевлар исә, гомумән, ил буенча сәяхәтләр белән генә чикләнмичә, машина белән Төркиягә кадәр барып кайту җаена төшенгән. 2021 елда юллама сатып алып, ялга очкач, алар Анталия аэропортында Россия номерлары беркетегән машинаны күрә. Шуннан соң үзләре дә машинада чит илгә чыгу хыялы белән яна башлый. Илмас Россиядән Төркиягә ни рәвешле эләгеп булуын өйрәнергә тотына: социаль челтәрләрне айкый, видеороликлар карый. Һәм инде киләсе җәйдә үк, машиналарын ерак сәфәргә әзерләп, документларны туплап, Гыймадиевлар ике бала белән юлга кузгала. Барып җитә алачаклармы-юкмы, дигән шик була-булуын, әмма тәвәкәллекләре өчен ахыр чиктә бер үкенмиләр. Менә инде дүртенче елларын шулай чит илгә барып кайта алар.

- Өч көн дигәндә, без инде Төркиядә. Юлда искиткеч матур пейзажлар белән хозурлану мөмкинлеге генә ни тора! Башта Волгоград, аннары Калмыкия, шуннан Грузия – һәркайсының үз күрке, үзенчәлекле матурлыгы бар. Төркиянең исә Урта диңгез ярын аркылыга-буйга гиздек инде. Төрле отельләрдә тукталып, төрле комлыкларда кызынып, суда коенып, истәлекле урыннарында булу бәхетенә ирештек. Алдагы планнарда – Эгей яр буен айкап чыгу, Стамбулны барып күрү, - ди Руфинә Гыймадиева.

Әлбәттә инде минуслар да бар, ди ул. Барыннан бигрәк, бу – көтелмәгән хәлләр һәм чыгымнар: автомобиль ватылу, штрафлар, бөкеләр. Руфинә сүзләренчә, боларның барысына да әзер һәм чиксез игътибарлы булырга кирәк. Моннан тыш озын юл, ялыктырырга мөмкин, шуңа күрә ял итү һәм кунып калу урыннары турында алдан ук кайгыртырга киңәш итә ул.
- Һәрхәлдә, плюслар минусларга караганда күпкә күбрәк. Барыгызга да бер тапкыр булса да сынап карарга киңәш итәм, - ди Руфинә.
Комментарийлар