Әсәр тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Күп кенә архив материаллары кулланылып иҗат ителгән. Рейхстагка юл кан-үлем аша салынган. Көн саен 16 мең совет солдаты Берлин урамнарында күптән көтелгән Җиңү таңы аткан чакта мәңгелеккә ятып калган. Шуңа күрә дә гади татар солдатының батырлыгы алдында баш иярлек. Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре алдагы экскурсияләрдә Гази Заһитов исемен телгә алырга ышандырды.
Чыгыш ясаган башка каләмдәшләре дә, укучылары да әдипкә күп һәм һәрвакыт татар халкы турында язуы өчен рәхмәт әйттеләр. Әлеге очрашуның Бөтендөнья татар конгрессы съезды барган көннәргә туры килүе дә очраклы гына булмагандыр. Залда съезд делегатлары да шактый иде. Минем янәшәмдә дә Мәскәүдән килгән шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Әлфия Шәмсетдинова (рәсемдә) утырды. Алар аксакал әдип белән күптәнге дуслар икән. Айдар абый Әлфия ханымның «Бер учка сыя дөнья» китабына карата үз бәясен дә биргән булган. аксакалга багышлап, шагыйрә шигырь укырга да теләгән иде, ләкин шактый озак барган очрашу кинәт бетеп китте һәм халык китап тотып, ташкын булып, култамга алырга чиратка басты.
Кич белән эштән кайткач, безнең гаиләдә табын артында көне буе кемнең ни белән шөгыльләнгәнен сорашу гадәте бар. Үзенә күрә бер отчет. Миннән дә сорадылар. Мин Айдар Хәлим белән очрашуга баруымны әйттем. Кыскача гына китап герое - татар солдатының батырлыгы турында да сөйләдем. Гавриловны, Муса Җәлилләрне, башка батырларны да искә алдым. Балаларым гаҗәпләнеп тыңлады, бу алар өчен зур яңалык иде. Шунда Айнур: «Ярый әле мин татар!» - димәсенме?! Аны ишеткәч, мин аксакал әдип Айдар ага Хәлим өчен ихластан сөенеп куйдым. Автор үз максатына ирешкән бит!
Комментарийлар