16+

Һәр кеше – үз бәхетенең программисты һәм кеше бәхетенең хакеры

Кешеләр генә кануннарны бозмый, кануннар да кешеләрне боза. * * * Дөреслек эзләгәндә иң еш кабатлана торган сорау: нәрсә эзли идем әле мин? * * * Һәр кешедә шәхес яшеренгән... * * * Ахмакларның иң зур җитешсезлеге ахмаклык түгел, ә киңәш бирү. * * * Үз башың җитмәслек дәрәҗәдә югары...

Кешеләр генә кануннарны бозмый, кануннар да кешеләрне боза.
* * *
Дөреслек эзләгәндә иң еш кабатлана торган сорау: нәрсә эзли идем әле мин?
* * *
Һәр кешедә шәхес яшеренгән...
* * *
Ахмакларның иң зур җитешсезлеге ахмаклык түгел, ә киңәш бирү.
* * *
Үз башың җитмәслек дәрәҗәдә югары булма.
* * *
Парадокс: барысына да күзен йомып яшәүчеләр сирәк абына.
* * *
Мәченең койрыгы никадәр кабарган булса, шул кадәр аңа басасы килә.
* * *
Ходай кешене үзенә охшатып бар кылган. Шуңа күрә, ул ишетсен дисәң, «бир» дип түгел, «мә» дип эндәш.

Һәр кеше - үз бәхетенең программисты һәм кеше бәхетенең хакеры.
* * *
Каткан башта такыр фикер туа.
* * *
Иң акыллы гамәл - файдалы булу, иң файдалы гамәл - акыллы булу.
* * *
Тыйнаклыкка һәйкәл куелмаган.
* * *
Медицина төгәл фәннәр арасында, диннән кала, икенче урында тора.
* * *
Авыл җирендә - агач, җиләк-җимеш, яшелчә... ә шәһәр җирендә бәяләр яхшы үсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading