16+

Зимфира Гыйльметдинова нигә үкенә?

"Шәһри Казан" сайты: "Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә ачып җибәрә.

Зимфира Гыйльметдинова нигә үкенә?

"Шәһри Казан" сайты: "Ни хәлләрегез бар?" дигән сәхифә ачып җибәрә.

Бүген берничә сорау белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат сәркатбе Зимфира Гыйльметдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Бүгенге көнегез ничек үтте?
- Бүген иртән кичә килгән кунакларны озаттым. Аннан эшкә килдем - кич филармониядә Александр Олешко чыгышы бар иде. Журналистлар килде, артистттан интервьюлар алдылар. Мин әле һаман эштә, кичке 9га кадәр килсәгез, мине филармониядә таба аласыз.

- Узган ел бу көнне ничек үткәргәнегезне хәтерлисезме?
- Бүгенге көнне хәтерләмим, ләкин бу көнне инде 1 ноябрьдә Көньяк Кореяга командировкага барасымны белә идем. Чемодан җыя башлаган булганмындыр, мөгаен.

- Урамда өшеп торган песи баласы тапсагыз ни эшләр идегез?
- Алып кайтыр идем дә, шундук берәр песи яратучы кешегә шалтыратыр идем. Алучы булмаса, авылга дәүапайга кайтарыр идем. Үземдә калдырмас идем. Минем кебек өйгә төнлә генә кайткан кешенең нинди дә булса җанвар тотуы дөрес түгел. Ул йә ачтан, я көне буе берүзе торып сагынудан саргаеп үләчәк.

- Журналист булмасагыз, кем булып эшләр идегез?
- Журналист булганчы мин мәдәният хезмәткәре, артист, җырчы, төрле-төрле бәйрәмнәр алып баручы булып эшләдем. Журналист һөнәренә нокта куярга уйласам, берәр шәфкатьлелек фондында эшләр идем. Музейда эшләү дә кызык булыр иде, мөгаен. Ә иң үкенгәнем - психолог һөнәрен сайламавым. Вәт анысы җәл.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading