Мин һәр артист янына барып, сөйләшә алмасам, төймәсен булса да тотып карый торган бала булдым. Сәхнә сихри дөнья булып сеңеп калган күңелгә. Менә хәзер бит сәхнә бизәлеше бик матур, аллы-гөлле. Ул вакытта бернәрсә юк инде, ничек шулай матур булып күренгәндер ул миңа? 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, бер ел пионервожатый булып эшләдем. Декретка киткән укытучылар урынына биология, җыр дәресләре укыттым. Сыйныф җитәкчесе дә булдым. Әле хәзер дә мин укыткан балалар сагынып киләләр.
- Кайберәүләр бер һөнәргә укып та икенче өлкәдә эшли башлый. Ә сез укымыйча гына ничек артист була алдыгыз соң?
- 1963 елда Талия исемле дус кызым белән Казанны карап йөрибез. Хәзерге Спас манарасының икенче катында күчмә театр урнашкан. «Болар безгә дә килә бит, әйдә, карап чыгыйк әле, Талия», - дип, шунда алып кердем. Сүзне нәрсәдән башларга? Каршыга очраган җыештыручыга: «Безгә Рәхилә исемле кыз фатирга керә иде», - дим. «Алар бөтенесе ялда шул», - дип җавап бирде ул миңа. Бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына, диләр бит. Шул вакытта директор белән баш режиссер килеп чыкмасынмы? «Бу матур кызлар нишләп йөри монда?» - диләр. Ул вакытта миңа 19 яшь. Зәңгәрсу күлмәгемә сап-сары озын толымнарымны үреп салган идем. «Абый, мине дә артистлыкка алыгыз әле», - дидем. «Син кайсы училищедан килдең?» - диләр миңа, аптыраулы кыяфәт белән. «Училищедан түгел, авылдан килдем!» - минәйтәм. «Болай төскә-биткә «ничуа» син, нәрсә эшли беләсең?» - дип елмаялар. «Нишләргә кирәк соң?» - дим. «Җырлый беләсеңме?» «Беләм, «Кама буе - туган як», - дип җырлап җибәрдем, Һади Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек сөйләдем. «Берәр уен коралында уйный беләсеңме?» - диләр. «Тальян, гармун, мандолинада уйный беләм», - дим. Биеп тә күрсәттем. Шул вакытта теләк тә, әрсезлек тә булган инде. Хәзер «Шунда бар, һөнәреңне күрсәт», - дисәләр, бара алмыйм. Шулай итеп, мин алар каршында имтихан тоттым. Авылда спектакльләрдә катнашуымны әйттем. Өзекләр күрсәттем. Режиссер Равил абый: «Болайрак итеп кара әле», - дип күрсәтмәләр бирә. Ул кушканча эшлим. Болар икәү бергә бер бүлмәгә кереп киттеләр дә озак та тормый чыктылар. «Сеңлем, син безгә бик ошадың. Хәзер син кайтып, әти-әниеңә әйт: бездә акча юк, фатир юк, тулай торак юк, гомер буе юлда йөрисең, кияүгә чыга алмыйсың, хезмәт хакы аз...» Аларны тыңлап та бетермичә, бүлдердем: «Абый, кирәкми миңа фатиры да, акчасы да, ир дә кирәкми миңа, эшкә генә алыгыз», - дидем. Шатлыгымнан очып кайтып, әти белән әнигә әйттем. Алар сәнгатьне ярата, әмма әни генә бераз борчылды: «И-и Аллам, бер балам азрак акча эшли башлаган гына иде...» - диде. Алты бала үсәбез бит. Абый армиядә, апа кияүдә. Мин иң олылары булып калган. Менә шулай итеп җыендым да акчасыз, тулай тораксыз эшкә барып кердем. Яраттым инде, яраттым. Хәзер яңадан балачакка кайтып, «Кем буласың, Исламия?» дисәләр, тагын шул юлны сайлар идем.
- Үкенгән чакларыгыз бер дә булмадымы?
- Юк. Мин Ләйсәнне тапкач, бер сезон Камал театрында эшләп алдым. Хәлилдән аерылып, анда эшләвемә чыдый алмадым. Тинчурин артистларыннан читтә булу - ирдән аерылу белән бер иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар