16+

1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне: оя ясап өлгермәгән, әмма бик тә яхшылык эшлисе килгән кешеләргә интернет-кибетләр ярдәмгә килә

1 апрель – Бөтендөнья кошлар көне: оя ясап өлгермәгән, әмма бик тә яхшылык эшлисе килгән кешеләргә интернет-кибетләр ярдәмгә килә

Сагындырып, ялындырып, табигатькә яз килә. Карлар эреп, гөрләвекләр ага, өй кыекларыннан тамчылар тама. Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан кара каргалар, сыерчык-тургайлар да җиткерә. Күктә аларның тавышларын ишетүгә үк, күңелләр үрсеп, җаннарда яз дәрте уяна...

Ә без исә аларны каршы алырга әзерләнәбез. Канатлы дусларыбызга җимлекләр, сыерчык оялары ясау - матур гадәтләрнең берсе. Аеруча авыл җирләрендә бу эш киң җәелдерелгән. Әтиебез белән бергәләп кошларга җимлекләр ясаганыбыз әле бүген дә иң матур балачак хатирәләремнең берсе булып күңелдә саклана. Хәзер дә мәктәп укучылары әти-әниләре белән бергәләп тә, технология дәресләрендә дә кош оялары ясый. Әнә бит Балтач районының Бөрбаш авылы мәктәбе укучылары быел да 110лап оя ясап куандырган кошларны. Технология укытучысы Рим Әкбиров әйтүенчә, алар урмандагы агачларга, мәктәп ишегалдына һәм каенлык полосасына урнаштырылган.

- Алдагы елларда куелган кош ояларын да ачып чистартып торырга кирәк. Гадәттә, бер ясап куйган кош оясы аларга өч ел хезмәт итә. Сыерчык өенә аерым бер таләпләр дә бар. Мәсәлән, ояның эче ышкы белән ышкылмаган, ягъни кытыршы булырга тиеш. Бу кошларга тырнаклары белән ябышып менәргә уңайлы булсын өчен эшләнелә. Аннан соң карга, башка ерткыч кошлар кереп, сыерчык балаларына зыян китермәсенгә, ояга басар өчен таяк та куярга ярамый, тишеге дә артык зур булырга тиеш түгел. Тишек диаметры 4,5-5 см булса яхшы. Аннан соң, кошлар буяу исен дә өнәми. Дөрес, калайдан ясалган бик матур, үзенчәлекле оялар да бар, әмма алар күргәзмә өчен генә эшләнелә. Андый өйне кош яратмый, - ди укытучы.

Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә әзерләнәләр кошларны каршы алырга. Казан зоопаркы, Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан, иң матур кош оясын барлау максатыннан, бәйге дә игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре 2 апрельдә хәбәр ителәчәк. Ул көнне балалар әти-әниләре белән бергә эшләгән эшләрен зоопаркка алып киләчәк.

Күптән түгел генә безнең газета битләрендә дә гадәти булмаган сыерчык оялары ясаучы Вадим Ионов турындагы язма басылган иде. Ул Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә технология дәресләре алып бара. Самолет, ботинка, ике фатирлы йорт, песи рәвешендә эшләнгән сыерчык ояларын ясаучы оста куллы Вадимның эшләрен күреп, хәйран калган идек. Урамнарда без элек күреп гадәтләнгән телефон-автоматны да сыерчык оясы итеп күрә ул.

Үз кулларың белән ясаган һәр нәрсә кадерле була анысы, ләкин моның өчен сәләт тә кирәк бит әле. Вакыты һәм сәләте җитеп бетмәгән, әмма бик тә яхшылык эшлисе килгән кешеләргә базар, интернет-кибетләр ярдәмгә килә. Аларда кош ояларының бәяләре 350 сумнан башлана, хәтта 2000 сум тирәсендә тирбәлгән җимлекләрне дә очратырга мөмкин. Безгә исә ясаган, элгән йортларыбызда кошлар өздереп сайрый-сайрый оя корсын да балалар чыгарсын иде, дип кенә телисе кала.



Халык әйтә

Аккош ялгыз яшәмәс.

Карга килсә, кар китәр.

Кошның да туган оясы бар.

Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса, озак килер.

Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Торна биесә, һава җылыныр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading