16+

1 апрельдән парковкаларда түләмичә калып булмаячак

1 апрель юмор көне булса да, бу көнне шәһәрдә җитди яңалыклар гамәлгә кертеләчәк. Казан үзәгендәге урамнардагы һәм мәйданнардагы муниципаль парковкаларда түләмәсәң, Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексының 3.16 маддәсе нигезендә, 1 апрельдән 2500 сум штраф салына башлый.

1 апрельдән парковкаларда түләмичә калып булмаячак

1 апрель юмор көне булса да, бу көнне шәһәрдә җитди яңалыклар гамәлгә кертеләчәк. Казан үзәгендәге урамнардагы һәм мәйданнардагы муниципаль парковкаларда түләмәсәң, Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексының 3.16 маддәсе нигезендә, 1 апрельдән 2500 сум штраф салына башлый.

Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков кисәтте. Мәгълүм булганча, 9 февральдән Казан үзәгендәге урамнарда ачык һавада автомобильләрне вакытлыча куеп тору урыннары оештырылды. Муниципаль парковкадан файдалануның бер сәгате - 50 сум. Түләү парковка мәйданындагы паркоматта турыдан-туры акча түләп яки банк картасы, шул исәптән PayPass функциясе аша башкарыла. Якын арада транспорт картасы аша түләү тәртибе кертеләчәк. Икенче алым: 3116 кыска санына SMS аша акча күчерәсең. Өченчесе: смартфоннарга көйләнелгән мобиль кушымта яки Веб-портал ярдәмендә.

Муниципаль парковка мәйданчыгына автомобиль куеп торуның беренче 15 минуты бушлай. Паркомат аша түләү башкарсаң, парковканың минималь дәвамлылыгы - 60 минут, аннары 30 минут саен тарификация. Мобиль телефон аша түләсәң, парковканың минималь вакыты - 30 минут, аннары 15 минут саен тарификация. Мобиль телефон белән түләү башкарсаң, отышлы ягы бар. Әгәр вакытың файдаланылмый калса, 3116 кыска санына хәбәр җибәрәсең. Элемтә операторы акчаңны синең "запас" вакытыңа теркәп куя.

Түләү башкару тәртибе паркоматлар экранында эзлекле рәвештә күрсәтелгән. Моннан тыш www.parкingkzn.ru сайтыннан яки 5-605-605 телефоны аша белешергә мөмкин.

Муниципаль парковкалардан бушлай файдалану инвалидларга, электромобильләргә һәм гадәттән тыш оператив хезмәтләр транспорт чараларына гына рөхсәт ителә. Инвалидлар парковка исемлегендә булыр өчен үзләренең транспорт чараларының дәүләт теркәү санын күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ) хәбәр итәргә тиеш. Әлеге үзәкләр Совет районында - Җиңү проспекты,100, Яңа Савин районында - Ямашев проспекты, 82, Идел буе районында - Авангард урамы, 74 һәм Мәскәү районында Гагарин урамы, 103 адресларында урнашкан.

- Парковкаларга түләүне тикшерү сынау барышында 132 мең сум акча керде. Татарстанның Дәүләт Советы кабул иткән закон нигезендә, муниципаль парковкалардан җыелган акча Казанның урам-юл челтәрен төзекләндерүгә тотылачак, - дип ышандырды Айдар Абдулхаков.

Шәһәр Мэр Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, муниципаль парковкаларның ихтиярый-мәҗбүри адым булуын ассызыклады.

- Казан үзәгенә көн саен 100 мең тирәсе автомобиль керә. 2011 елдан башлап күпкатлы 17 паркинг төзелде. Шәһәр үзәгендә эшләүчеләр үз автомобильләрен күпкатлы паркингларга куя ала, ә муниципаль парковкалар шәһәр үзәгенә кыска вакытка килеп китүче кешеләргә автомобиль урыны булдыру максатыннан оештырылды. Социаль челтәрләләрдәге фикерләргә караганда, халык түләүле парковкаларны хуплый. Башлангычка теләктәшлек күрсәткәне өчен Татарстан Президентына да рәхмәт! - диде ул. - "ГАЗель"ләрне, "ПАЗ"ларны "кызыл" автобусларга алмаштырганда да күпме шау-шу купкан иде. Ул елларда илдә елына 300 автобус җитештерелде, ә Казанга берьюлы 1100 автобус кирәк иде. Кытайдан алырга туры килде, тора-бара без Кытай автобусларыннан югарырак дәрәҗәгә үстек һәм аларны алмаштырдык. Озакламый газ ягулыгында эшләүче экологик яктан чиста яңа буын автобусларга күченәчәкбез. "ГАЗель"ләр чоры искә төшкәндә, йоклаган җиреңнән сискәнеп уянасың. Кичәге көнгә кире кайту юк.

Илсур Метшин шәһәр хакимияте башлангычында кертелгән түләүле муниципаль парковкаларны да аңлап кабул итәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading