16+

491 көннән Универсиада!

Дөньялар бик тиз үзгәреп тора. Әле моннан ун ел элек кенә Казанда кайчан да булса шушындый зур чаралар үткәрелер дип кем уйлаган: 491 көннән Универсиада, футбол, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатлары - болар барысы да безнеке. Бу - чынбарлык! Кичә Казанның «Татнефть-Арена» боз спорты сараенда студент волонтерларның Бөтенроссия форумы...

491 көннән Универсиада!

Дөньялар бик тиз үзгәреп тора. Әле моннан ун ел элек кенә Казанда кайчан да булса шушындый зур чаралар үткәрелер дип кем уйлаган: 491 көннән Универсиада, футбол, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатлары - болар барысы да безнеке. Бу - чынбарлык! Кичә Казанның «Татнефть-Арена» боз спорты сараенда студент волонтерларның Бөтенроссия форумы...

Дөньялар бик тиз үзгәреп тора. Әле моннан ун ел элек кенә Казанда кайчан да булса шушындый зур чаралар үткәрелер дип кем уйлаган: 491 көннән Универсиада, футбол, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатлары - болар барысы да безнеке. Бу - чынбарлык!
Кичә Казанның «Татнефть-Арена» боз спорты сараенда студент волонтерларның Бөтенроссия форумы булып узды. Бу зур чара 2013 елда булачак Универсиада уеннарына старт бирергә 22 февральдә 500 көн калуга һәм аңа волонтерлар сайлап алуга бәйле.
Форумда барлыгы тугыз меңгә якын кеше катнашты. Алар арасында үзебезнең Татарстан яшьләре, чит төбәкләрдән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Мордовия, Мари Эл, Чуашстан һәм Башкортстан республикаларыннан, башка өлкәләрдән вәкилләр бар.
Форумга шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФның спорт, туристлык һәм яшьләр эшләре буенча сәясәт министры Виталий Мутко, Казан мэры Илсур Метшин, ТРның «Студентлар лигасы» президенты Тимур Сөләйманов һәм башка җитәкчеләр килгән иде.
Р.Миңнеханов үз чыгышында: «Бу - бик дулкынландыргыч, мөһим көн - Казан шәһәрендә җәйге Универсиада уеннары башланып китәргә бары 493 көн вакыт калды, һәм мин сезгә шуны ышандырып әйтә алам: безнең барысы да план буенча бара», - дип белдерде ул. Искәртеп узабыз, Казанга барлыгы 40 илдән спортчылар килүе көтелә.
Президент үз чыгышының ахырында, ышаныч белдергәне, күрсәткән ярдәмнәре өчен, Россия Хөкүмәте башлыгына зур рәхмәтен белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading