«Яшәү дәрәҗәсен яхшыртырту зарур»
Психолог, коуч Зөлфия Максутова аерылышуны төрле кеше төрлечә кабул итә, ди.
– Кайберәүләр аерылышуны берни дип тә белми, бардым, кайттым, яңадан чыктым, дип аптырап тормаска мөмкин. Ә кемнәрдер моны бик авыр кичерә. Бу кешенең характерыннан тора. Миңа кызлар киләләр дә: «Аерылышыргамы, әллә юкмы?» дип сорыйлар. Психологның «аерыл», «аерылма» дип әйтергә хаклары юк. Әлеге карарны һәркем үзе кабул итәргә тиеш. Әгәр ир дә, хатын да яхшы гына яшәгәннәр дә, ләкин бер-берләренә үпкәләре җыелган, бер-берсен аңларга теләмиләр икән, мондый вакытта аларга ярдәм итәргә мөмкин һәм бу очракта мин үзем аерылышу яклы түгел. Әгәр ир кеше хатын-кызның эчке «хатын-кызы»н җимерә, шәхес буларак юк итә икән, бу очракта ир белән калуыңа караганда аннан китүең хәерлерәк. Әлбәттә, кешене юк итүгә сәләтле ирләр дә, хатын кызлар да була.
Манипулятор, тиран булган, изеп, эмоциональ яктан юк итүче кешедән китәргә кирәк. Кешенең физик һәм эмоциональ сәламәтлеге өчен зыян салучылар алар кеше өчен куркыныч тудыралар. Хатыннарын, балаларын кыйнап яшәүче ирләр бар, үзең яки балаң инвалид булып калганчы, вакытында андый кешедән китәргә кирәк. Ә аерылышу процессын катлауландыру мондый очракларда бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Монда шуны әйтәсем килә: хөкүмәт беренче чиратта яшәү дәрәҗәсен яхшыртсын иде. Гадәттә, гаиләдәге низагларның күпчелеге җитмәүчелек аркасында килеп туа: акча җитми, торыр урын юк, яки бер торакта яшәүче яшьләр белән әти-әниләре килешеп бетә алмый. Әгәр ир белән хатын адекват һәм үз өсләрендә эшләргә риза икән, башка бөтен очракларда да гаиләне саклап калып була дип саныйм.
«Өстенлекне ир кешегә бирергә кирәк»
«Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан аерылышуларның сәбәбе турында болай ди:
– Бөтен проблеманың да төп сәбәбе – иман бетүдә. Иман беткәч, кеше үзенең нәфесе, үзенең рәхәте белән яши башлый, ягъни аңа гына әйбәт булсын, аңа гына рәхәт булсын. Гаилә тормышында миңа гына рәхәт булсын дип яши башладыңмы, димәк, бу тормыш таркалачак. Чөнки гаиләдә үзеңне түгел, хатын – ирен, ир – хатынын, икесе дә балаларын уйларга, кайгыртырга тиеш. Менә шул очракта гына гаиләне саклап калырга була. Элек бер-берләрен яратмасалар да, үзләрен корбан итеп торганнар, үзләре турында гына уйламаганнар. Кешенең үзе турында гына уйлавы, эгоизм аерылышуларга сәбәпче була дип уйлыйм. Революциягә кадәр булган метрикаларны карап утырган идем, анда аерылышулар өйләнешү белән чагыштырганда бер чама килеп чыга. Ул вакытта да аерылышулар хәйран күп булган. Яшәү урыны булмау, акча җитмәү кебек проблемалар элек тә булган, ләкин ул вакытта аерылышырга ашыкмаганнар.
– Аерылышу процессын катлауландыру турында сүзләр йөри, сез моны кирәк дип саныйсызмы?
– Аерылышуны катлауландыру бәлки кирәк тә булмас, ә менә аерылышканнан соң җаваплылыкны арттыру кирәктер дип уйлыйм, ягъни, мал бүлешү, балаларны кем белән калдыру мәсьәләсе буенча. Ислам дине буенча, аерылышканнан соң тәртипләр икенче төрле, менә шул тәртипләрне кертергә кирәк. Мәсәлән, 50гә 50 итеп мал бүленми ислам динендә. Әгәр дә ир кеше генә эшләгән икән, мал ир кешегә генә кала, хатын-кызга бернәрсә дә эләкми. Менә шушы тәртипне кертергә кирәк дип уйлыйм мин. Аерылышуга гариза бирүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Хәзер бит ике якның берсе риза булса, аералар. Монда өстенлекне хатын-кызга түгел, ир кешегә бирергә кирәк. Ни өчен дигәндә, хатын-кыз ул күбрәк хисләр белән эш итә, бүген аңа начар, ләкин бер атнадан яхшы булырга мөмкин. Әмма инде куллар куелган, судка бирелгән. Әгәр дә хатын-кыз әйдә аерылышабыз дип әйтмәсә, ир кеше сабыр итә. Шунлыктан хата килеп чыкмасын өчен катлауландыру зарур дип саныйм, ләкин башкача катлауландыру кирәк. Балаларны бүлгән вакытта суд күбесенчә аларны әнигә калдыра. Аны әтигә дә калдыра торган итеп карар кабул итәргә кирәк. Чөнки әти кеше балалары белән үзе генә каласын уйласа, аерылуга бармаячак. Хатын-кыз да балаларыннан мәхрүм калачагын уйлап, аерылудан тыелырга мөмкин. Балаларны кемгә калдыру мәсьәләсе буенча да карар кабул итәргә кирәк. Чөнки бала әни белән калгач, әни дә бик борчылмый аерылганына, аннары шул балаларны котыртып, ирне шантажларга да мөмкин. Әти кеше дә бик кайгырмый, үзе генә иреккә чыгып китә. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. Балансны дөрес якка авыштырсаң, үзгәртсәң, әйбәтрәк булыр һәм күп кенә гаиләләрне саклап калырга ярдәм итәр иде.
«Шул Луиза Хей гына җитте беренче гаиләңнең башына»
Күптән түгел журналист Гөлүсә Исмәгыйлеваның инстаграмда язган бер посты күңелдә калган иде.
– Соңрак булса да,бәхеттән миңа да өлеш тиде: әни янымда булмаса да, вакытында уятып коймак пешертерлек иман нуры ул – бәхет! Шактый ялгыштым мин ул килгәнче. Иман сабырлыгы белән саклап калырдай гаиләләр таркалды, балалар тилмерде, әнием елады, үзем бәргәләндем... Күпме китаплар укылды бер кирәкмәгән: психология, эзотерика – барысы да вакытлыча булыша, киресенчә, башны бутый...?
Мине үземнән дә яхшы белгән апам әйтә: «Шул Луиза Хей гына җитте беренче гаиләңнең башына», – ди. Әйе менә, үзеңне яратып кына, сине башкалар ярата, ди. Пүчтәк. Кешеләрне ихлас ярат син, булыш, кирәк вакытта. Менә шунда яратырлар! Коръәннән дә дөресе юк икән бит! – дигән ул.
Кайчак бер сүз, бер караш барысын да үзгәртергә сәләтле була, шуңа бәлки: «Аерылабыз... соң инде» дигәнче, бәлки «Аерылабыз... юк инде...» диюнең безнең өчен мең кат хәерлерәк булуы да мөмкин бит...
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар