Әбисе оныгының Олимпиададагы чыгышын карамаган да икән.
- Мин аның бер генә чыгышын да карамыйм. Булдыра алмыйм! Ул бозга чыкканда мин намаз укып аңа теләк теләп тордым, Ходайдан уңышлы чыгыш ясавын сорадым. Соңыннан әтисе шалтыратып: “Алинә җиңде!” - диде. Без аның җиңүенә әле дә ышанып бетә алмыйбыз. Олимпиада вакытында Алинә белән аралашмадык диярлек. Үзем шалтыратмадым, аптыратмадым.
\Вакытлары булганда үзләре элемтәгә чыктылар, - ди әбисе.
Оныгының “Хатико” киносындагы кебек акита-ину токымлы эт асрарга теләвен әбисе матбугаттан укып кына белгән.
- Минем янда эт турында сөйләшкәне юк иде. Әти-әнисенә әйткән булгандыр. Мин барыбер аңа каршы булыр идем. Татар кешесенә өйдә эт асрау килешми бит инде, - ди ул.
Әбисе Алинәгә татар халкының гореф-гадәтләрен сеңдереп калдырырга тырыша. Алар икәү бергә мәчеткә дә йөриләр икән әле.
Комментарийлар
0
0
Менә шундый татар кызларыбыз бар бит безнең!!!
0
0