16+

Андрей Кузьмин: «Татарстан» 24 телеканалында яңа чор башлана»

Бүген Илсур Метшинның матбугат сәркатибе Сергей Лобов, мэриядәге эшеннән китеп, «Татарстан 24» телеканалының генераль директоры итеп билгеләнде.

Андрей Кузьмин: «Татарстан» 24 телеканалында яңа чор башлана»

Бүген Илсур Метшинның матбугат сәркатибе Сергей Лобов, мэриядәге эшеннән китеп, «Татарстан 24» телеканалының генераль директоры итеп билгеләнде.

Шуңа бәйле рәвештә, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалының үсеш перспективалары турында сөйләде.

"Күптән түгел яңа телеканалның концепциясе расланды. Һәм безгә яңа карашлы, алга этәргеч бирүче, тәҗрибәле идарәче кирәк иде. Тележурналист Сергей Лобов озак еллар «Эфир» телеканалында корреспондент һәм алып баручы, аннан соң Казан мэры Илсур Метшинның матбугат сәркатибе булып эшләгән бай тәҗрибәле кеше. Марина Александровна (каналның элекке директоры Марина Коновалова - ТИ) алдына без тагын да зуррак бурычлар куябыз: «Татмедиа» холдингында ул республиканың төбәк телевизион челтәрен үстерү белән шөгыльләнәчәк", - дип сөйләде Кузьмин.

Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалын булдыруның берничә сәбәбен атады. Беренче һәм икенче мультиплекска кергән федераль телеканал 2017 елда кабельле төбәк партнерларыннан баш тартачак. Безнең республика телеканаллары алдында җитди куркыныч туа: мәгълүмат киңлегеннән сызылып атылу дигән сүз бу. Республика җитәкчелеге шунлыктан яңа телеканал булдыру карарын кабул итте. «Татарстан 24» 30 мартта регистрацияләнде. Телеканал дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлек форматында төзелгән. Биредә «КЗН» һәм «Эфир 24» телекомпанияләре кушылган. Тапшырулар 24 сәгать дәвамында барачак. Яңалыклар сәгать саен чыга. Кабельле челтәрләрдә «24-ка» барысында да диярлек бар. Телеканал үзе Пролетарская урамындагы 17нче йортта урнашкан. Аудиториясе - бик киң. Формат: 30 минут - яңалыклар, 30 минут - тапшырулар.

«Моннан тыш, без районнардагы яңалыклар чыгышын системага салабыз һәм саклап калабыз. Әгәр дә элек федераль челтәр партнерлары белән төзелгән килешүләр нигезендә теләсә кайсы вакытта чыкса, бүгенге көндә без аны бик җайлы вакытта: кичке сәгать 7дә һәм иртәнге сәгать 7дә чыгарабыз. Татар һәм рус телләрендә 30 минутлык җирле яңалыклар булачак. Шәһәрнең зурлыгына карап 3 вариант: зур, уртача һәм кечерәк шәһәрләр өчен тәкъдим ителә. Зур шәһәрләрдә көндәлек яңалыклар кала. Кечерәк шәһәрләрдә эфир атнасына 3 тапкыр, ә кечкенәләрендә, элеккечә үк, атнасына бер тапкыр йомгаклау яңалыклары була. «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалының үзенең төгәл бурычы, үз аудиториясе була. Алар татар халкының традицияләрен, мәдәниятен, телен үстерү һәм саклау буенча бик зур дәүләт йөкләмәсен башкарачак. Бу бурычны алар яхшы башкара. «Татарстан 24»ның бурычлары башка. Без кешеләргә яңалыкларны җиткерергә тиеш», - диде Кузьмин.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading