- Бу үзгәрешләр мәгариф системасы алдында аерым бурычлар куя. Укыту планы һәм программалары бер яктан туган телне мәҗбүри укытуга, икенче яктан, укучыларның контингентына карап төзелергә тиеш. Ата-аналар белән эшләү дә кирәк. Нәкъ менә алар баланың нинди телдә белем алуын сайлый. Тел – аралашу чарасы гына түгел — милләтнең тарихы, дөньяга карашы да. Шуңа туган телдә тиешле белем бирү яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү алымы ул, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Рафис Борһанов мәктәпләрдә балаларның туган телләрен өйрәнү хокукларын үтәлешен контрольгә алырга кирәк диде. Федераль законга кертелгән үзгәрешләр буенча туган телләр предметы уку планының мәҗбүри өлешенә кертелгән.
- Барлык белем бирү оешмаларында Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукын гамәлгә ашыру буенча дәүләт гарантияләре үтәлергә тиешлегенә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Район башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорыйм, - диде Рафис Борһанов.
Ул туган телләрдә белем алу, туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча Россиянең Мәгариф министрлыгы белән актив эш дәвам итлүен билгеләп узды.
Йөз баллылар Татарстанда кала
Мәгариф һәм фән министры узган уку елында республиканың мәгариф өлкәсендәге уңышларын да барлап китте. Әйтик, Россия күләмендәге Олимпиадаларда Татарстан инде 2013 елдан бирле беренче өчлектә бара. БДИ баллары буенча да без лидер. Узган уку елында математика һәм рус теленнән БДИның уртача күрсәткече яхшырган. Республиканың 182 укучысы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган, шуларның унысы берьюлы ике предметтан имтиханны 100 баллга тапшырган. БДИдан иң түбән чикне уза алмаучылар саны да күпкә кимегән. Август киңәшмәсе алдыннан Рөстәм Миңнеханов 100 балл җыючылар белән очрашты.
- Имтиханнарны 100 баллга тапшыру сезнең тормышта зур җиңүләрнең берсе. Бу алдагы үсеш өчен зур мөмкинлек. Без һәрвакыт сезнең кебекләр белән горурландык һәм горурланабыз. Бу сезнең, укытучыларыгыз һәм ата-аналарыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Алдынгы уку йортларын сайлавыгыз бик яхшы, - диде Татарстан Президенты.
Республика җитәкчесе имтиханнардан югары балл җыйган абитуриентларның Татарстанда калуы яклы икәнен дә яшермәде. Быел 100 баллга имтихан биргән абитуриентларның 60 проценты туган якларында калуны кулайрак күргән. Калганнар Мәскәү, Санкт-Петербургның дәрәҗәле уку йортларына гаризалар тапшырган.
- Бүген безнең республика вузларының рейтингы яхшы. Инде илнең башка уку йортларын сайлагансыз икән, Татарстанны онытмагыз. Фәнни эшчәнлегегез, бизнесыгыз кайда гына чәчәк атса да, безнең белән элемтәне өзмәгез, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Студент буласы кешеләр Президентка борчыган сорауларын юнәлтте, аларны имтиханнарга әзерләгән укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кукмарага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов районның мәгариф учреждениеләре белән дә танышып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар