16+

Балтач авылын өермә туздырды

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында 18 августта өермә зур бәла-каза чыгарды. Тыныч кына яңгыр явып торганда Эльмира балдыз кәрәзле телефоннан: «Сездә ни хәлләр анда? Давыл-өермә безнең түбә калайларын кубарды, өй эченә су ага», - дип шалтыратты. Сүзенә ышанып ук бетмәсәк тә, авылның икенче очында яшәүче Фәнис баҗайга булышырга киттем....

Балтач авылын өермә туздырды

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында 18 августта өермә зур бәла-каза чыгарды. Тыныч кына яңгыр явып торганда Эльмира балдыз кәрәзле телефоннан: «Сездә ни хәлләр анда? Давыл-өермә безнең түбә калайларын кубарды, өй эченә су ага», - дип шалтыратты. Сүзенә ышанып ук бетмәсәк тә, авылның икенче очында яшәүче Фәнис баҗайга булышырга киттем....

Өермә нәзек кенә сурәттә мәктәп янәшәсендә 17.00 сәгатьтә пәйда булган һәм 5 минут дәвам иткән. Шуннан, бөтерелә-бөтерелә, көнбатыш тарафка юнәлгән. Инде галәмәт зураеп, авыл башындагы амбарларга ябырылган. «Берзаман амбар капкалары, 5 центнерлы печән бәйләме һавада очып йөри башлады», - ди Фәнил Шакиров. «Кыр ягында нинди гүләү тавышлары икән бу дип, бәрәңге бакчасына чыккан идем. Өермә калай, такта, шифер кисәкләрен очыртып, авылга таба кузгалгач, өйгә йөгердем. Өйдәгеләр җыйнаулашып тәрәзә рамнарын тотып тордык. Бөтен дөнья дөбер-шатыр килде», - дип сөйләде Фәнис Зыятдинов. «Агач өй сабый бишеге кебек тибрәнеп торды», - дип искә төшерде үзләрендә булган хәлләрне Илнур Васиков.
Гаҗәп: өермә амбар түбәләрен куптарган, икмәк көшеле кырыендагы өстәл үлчәүнең авыр капкачын очырган, ләкин ашлыкның бер бөртеге дә урыныннан кузгалмаган. Суша (Чошы) елгасы ярларындагы 30-60 сантиметр диаметрындагы таллар шырпы сыман сынган, иске өйнең түбәсен бөтенләе белән 15 метр читкә тондырган, ә шулар янәшәсендәге яңа төзелә башлаган, әле ишек-тәрәзәләре дә куелып бетмәгән йортка бернинди зыян салмаган. Абзар түбәсендә бер шифер калмаган, ә җиңелчә такталардан ясалган бәдрәф миллиметрга да кузгалмаган. «Мондый галәмәтне Балтачта гомеремдә беренче күрүем. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның да әйткәннәре булмады», - ди 85 яшьлек Минсара апа Хәйруллина.
Амбардан кайтып килүче Фердинанд Хәкимов, үзен өермә куып җиткәч, кызыл балчык чокырына сикереп кенә котылып калган. «Агач-ташлар баш өстемнән генә очты», - дип сөйләгән соңыннан.
МЧС вәкилләре һәм районның электр челтәре эшчеләре көне-сәгатендә килеп җиттеләр. Өзелгән чыбыклар ялганылып, 19 август иртәсенә электр уты инде җибәрелде дә. Җирле үзидарә рәисе Харис Гатиятов оештыруында, авыл халкы зыян күргән гаиләләргә дәррәү ярдәмгә җыелды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бәла-казалар медицинасы үзәгендә, шулай ук гидрометеорология идарәсендә 18 августта республикада башка табигый һәлакәтләр теркәлмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading