Республиканың төп Яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар белән шыгрым тулып, гөж килде «Татнефть-арена» боз сарае. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Анда 7-11 нче сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәпнең иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку...
Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан да 2 меңнән артык укучы килгән. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы төп Чыршы бәйрәме 2013 елгы Универсиадага багышланып уздырылды. Тамашада 2012 елгы Олимпия уеннары чемпионнары - нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы спортчыларының чыгыш ясавы шуңа дәлил. «Йолдызлар балкышы синең кулларда» тамашасының төп каһарманы Универсиада 2013 талисманы - нәни барс Юни булды. Өч барс баласы капсуланы ялгыш ваталар һәм аның кыйпылчыклары Җир шары буйлап чәчелә. Барс балалары Универсиаданы ачып җибәрергә тылсымлы ут кабызу өчен очкыннар эзләп, 5 континент буенча маҗаралы сәяхәткә юл тота. Һиндстан, Австралия, Кытай, АКШ кебек илләргә эләгеп, андагы яшәү рәвеше белән танышалар алар. Сәяхәт барышында борынгы Болгар, Биләр шәһәрләре, андагы остаханәләр дә гәүдәләндерелде. Кыш бабай һәм Кар Кызыннан башка Яңа ел бәйрәменең булуы мөмкин түгел. Баксаң, алар спортка бер дә битараф түгел икән бит. Спортка мәдхия җырлаучы чыгышта Кыш бабай хәтта тунын да салып атты. «Сез Татарстанда үсүегез белән бәхетлесез. Биредә югары мәгълүмати технологияләр чәчәк атуы күренеп тора, хәтта чыршы да «айти» рәвештә ясалган», - дип, ул үзенчәлекле конструкцияле чыршының утларын кабызды. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Президенты котлады. «Бирегә барлык шәһәр һәм районнардан иң булдыклы, уңган-булган балалар җыелган. Сезгә актив булганыгыз өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте ул бәйрәм кунакларына. «2012 елны уңышлы гына озатабыз, барлык юнәлешләрдә күрсәткечләр тулысынча үтәлде. Ә 2013 ел тагын да җаваплырак. Универсиаданы уңышлы гына, исән-сау уздырып, бу казанышыбыз белән горурланырбыз дигән өметтә калам. Яңа елда барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын. Тамаша җырчы Максим чыгышы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар