Башкаланың Черек күлендә велопрокат пункты ачылды.
Прокат пункты автомобиль парковкасыннан ерак түгел генә урнашкан. Велостанция янында шәһәр картасы сурәтләнгән стенд та куелган. Анда шәһәрдәге велопрокат пунктларының кайда урнашуын һәм велосипед арендасының бәяләрен дә күрергә була:
1 көнгә - 300 сум;
1 атнага - 1000 сум;
1 айга - 2000 сум;
Баштагы 30 минут - түләүсез;
Түләүсез 30 минуттан соң беренче сәгать 50 сум;
Икенче һәм аннан соңгы сәгатьләрдә 150 сум түлисе.
Киләчәктә велосипедларны прокатка барлыгы унике җирдән алып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар