Казанның кием-салым сата торган базарларын 1 октябрьдән яба башлаячаклар. Аларның күбесе киләсе елның апрель аена «Яңа Тура» биләмәсенә күчеп бетәргә тиеш. Узган елның 8 июнендә төзелә башлаган «Яңа Тура» технополисы комплексы агымдагы елның 15 сентябренә кулланылышка тапшырылачак дип фаразлана. Ә инде октябрь башыннан бирегә Казан базарлары күчеп килә башлаячак.
Күчеш «Вьетнам базары»ннан башланачак. Әлеге проектның идеясе Казан һәм Яшел Үзән чигендә замана таләпләренә җавап бирә торган гадәти булмаган сәүдә комплексы булдырудан гыйбарәт. «Яңа Тура» технополисы Казан өчен сәүдә мәйданы гына түгел, ә сәнәгатьнең, сәүдә һәм яңарышның эре төбәк һәм федераль үзәге дә булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Муратов Казан биләмәсендә «Ваклап сату базарлары һәм РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 271 нче Федераль законны гамәлгә ашыруга багышланган утырышта. 200 гектарлы биләмәдә бүгенге көндә Казанда эшләп ятучы күпчелек кием-салым базарларын бергә туплау планлаштырыла. Ә базарлардан бушап калган урыннарда исә скверлар һәм парклар барлыкка киләчәк.
Казан базарлары директорларын гына бу хәл артык сөендерми. Яңа урынга күчеп эшли башлау авырлыкларын күзалласаң, бу аңлашыла да. Эшмәкәрләрнең тынычсызлыгы яңа сәүдә комплексындагы аренда бәяләренә дә бәйле. Кайберәүләр халык чүпрәк-чапрак сатып алу өчен шәһәр читенә кадәр чыгып йөрерме икән дип тә шикләнә. «Яңа Тура» технополисы идарәче компаниясенең генераль директоры урынбасары Сергей Егоров аренда бәяләренең конкрет суммаларын әйтмәде. Равил Муратов исә аренда бәяләре турындагы мәсьәләнең инвесторлар белән каралганлыгын, аларның бүгенге көндә Казан базарларында булганнан артырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте. Моннан тыш, инвесторлар транспорт мәсьәләсен хәл итүне һәм яңа базарга түләүсез автобус рейслары оештыруны да үз өсләренә алганнар. «Хәзерге көндә Урман арты бистәсенә 3 автобус маршруты хезмәт күрсәтә. Без моның азрак булуын күрдек һәм метроның «Кәҗә бистәсе» станциясеннән «Яңа Тура» технополисына кадәр түләүсез нигездәге автобуслар җибәрү вариантын карадык. Башта шундый 4 автобус җибәреп карарбыз, кирәк булса, арттырырбыз», - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин. «Яңа Тура» тимер юл станциясенә якын урнашканлыктан, киләчәктә әле электр поездларының махсус маршрутлары да барлыкка килергә мөмкин.
Равил Муратов сәүдә нокталарын яңа урынга күчерү буенча эшне милекчеләрнең мәнфәгатьләрен күздә тотып алып барырга кирәк дигән фикердә. Әмма шул ук вакытта графикка сыешу инвесторларга да, сәүдә компанияләренә дә мәҗбүри. «Апрель аена капиталь биналары булмаган барлык базарлар да «Яңа Тура»га күчеп бетәргә тиеш», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар