Атна дәвамында, ягъни 14 сентябрьгә кадәр калган 123 йортка да җылы су килеп җитәчәк.
Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин мәгълүмат биргәнчә, гомум опрессовка чаралары үткәрелгәндә төзексез урыннар булуы ачыкланган. «Казан җылылык челтәре компаниясе» магистраль һәм квартал эчләрендәге челтәрләрдә 48 урында ватылу ихтималы булган участокларны тапкан. Шуларның 32се төзекләндерелгән, 16 урында эш әлегә дәвам итә.
Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдереп, Казанда капиталь ремонт өлкәсендә, кышка әзерлектә колачлы эшләр башкарылганлыгын ассызыклады. «Җәйге чорда батырларча эшләдек, дип әллә никадәр сөйләнергә була. Ләкин кешеләр кранда җылы су, ә ягу чорында фатирында җылылык барлыгына карап хезмәткә бәя бирә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар