Конференциягә "Бердәм Россия" партиясенең 45 җирле бүлегеннән 300дән артык делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Идар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, "Бердәм Россиянең" Яшьләр гвардиясе" һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
"Партиянең сайлау алды платформасына анык эш программасы салынган. Съезд документлары "Бердәм Россия"нең ил киләчәге өчен аеруча зур җаваплылыгы белән сугарылган. Кабул ителгән карарларны үтәү өчен җитди эшләр көтә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
"Төбәк исемлегенең башында минем кандидатурамны күрсәтүгә партиянең зур ышанычы итеп карыйм. Һичшиксез, бу республикабызда без башкарган эшләрне бәяләү дә", - диде ул.
Дәүләт Думасына сайлауларга "Бердәм Россия"нең Татарстан блогы бер команда булып бара, дип саный республика лидеры. Аның әйтүенчә, партия исемлегенә керүчеләр дә, бер мандатлы округлар буенча сайланырга тиешле кешеләр дә Татарстанга тугрылыкларын эшләре белән раслаганнар.
Комментарийлар