Казанда быелның 9 аенда, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен, предприятиеләргә һәм гражданнарга 70 миллион сум штраф салынган, шуның 45,5 миллион сумы инде түләттерелгән.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - административ-техник инспекция идарәсенең җитәкчесе Рамил Муллин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, ел башыннан 187 урында рөхсәтсез чүплекләр булуы ачыкланган. Җәй дәвамында 175 чүплек бетерелгән. Ләкин, Ф.Әмирхан урамындагы күпер астында һәм боҗра юлда, Челюскин урамындагы 35 нче, Адоратский урамындагы 50а йортның 3 нче корпусы янәшәсендә, Гаврилов урамындагы подстанция кырыенда, Подлужная урамындагы комлыкта, Новаторлар һәм Заря урамнары арасында, Торфяная белән 2 нче Кадыш урамнарында чүплек өемнәре янә барлыкка китерелгән.
- Авиатөзелеш, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы бистәләрдәге чүп контейнерлары мәйданчыкларында шапшаклык хөкем сөрә. Шушы хәл өчен, идарәче компанияләргә, ширкәтләргә һәм кооперативларга 356 беркетмә язылды, - диде Рамил Муллин.
Тирә-юньне пычратканнары өчен, «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе, «Стройхимсервис», «Свиягастрой», «Казан метро төзелеше», «Казаньцентрстрой», «Перспектива», «Казан җылылык челтәре компаниясе», «Водоканал» һәм «Таттелеком» предприятиеләре, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ КАИ, шулай ук «Ак Барс Торг», «Тандер» һәм «Азык» сәүдә оешмалары штрафка тартылганнар.
Мэр Илсур Метшин: «Штрафлар эре предприятиеләрне уятып-уйландырып җибәрә. Мәскәүдә административ-техник инспекциядән бизгәк тоткан кебек калтырап-куркып торалар. Казанда да әлеге инспекциядән һәм Муллиннан (инспекция идарәсенең җитәкчесе) бөтен кеше куркып торырга тиеш. Универсиадага чисталык урнашыр, әлбәттә, ләкин соңыннан кабат «бардак»ка юл куелмасын. Казанны пычратучыларга карата йомшаклык күрсәтелмәсен», - дип кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар