16+

Бүген кайда һәм ничек ял итәбез?

Сезгә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Бүген кайда һәм ничек ял итәбез?

Сезгә кызыклы чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Яңа ел фестивале
Бүген «Олимп» сәүдә үзәгендә Яңа ел фестивале узачак. Программада яшь һәм сәләтле мастерларның ярминкәсе, мавыктыргыч мастер-класслар булачак. Керү бушлай.
Вакыты: 10.00
"Штаб" креатив индустриясе резиденциясендә кунакта
Шимбә-ял көннәрендә «Штаб» креатив индустрия резиденциясындә яңа елга багышланган тагын бер чара үтә. Биредә архитектор, сәнәгать һәм интерьер дизайнерларыннан, рәссамнардан һәм коллекционерлардан кызыклы мәгълүматлар алу мөмкинлеге булачак.
Вакыты: 12.00 дән 20.00 гә кадәр
Сальса, бачате һәм вкс буенча бушлай мастер-класс
«Моя школа» бию мәктәбе бушлай сальса, бачате һәм вкс буенча бушлай мастер-класска чакыра. Биредә сез әлеге биюләрнең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алачаксыз.
Вакыты: 13.00 - сальса, 13.30 - бачата, 14.00- вкс.
"Кыш бабайның серле лабораториясе"
Татарстан Республикасының табигый тарихы музеенда 17,18 декабрьдә «Кыш бабайның серле лабораториясе». Биредә сезне төсле кар бөртекләре ясарга, салкынны савытка яшерергә һ.б. кызыклы могҗизаларга өйрәтәчәкләр.
Башлана: 13.00
"Танцылар-Шоу"
Бию белән мавыгучылар бүген «Арена» дискоклубында узачак төп бию шоуында катнаша алачак. Әлеге чара «Танцылар-Шоу" дип атала. Солистлар һәм бию коллективлары, шәһәрнең бию мәктәбенә йөрүчеләр арасында иң-иңнәр билгеләнеләчәк.
Вакыты: 21.00
Театрларда
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - 17 декабрьдә «Дон Жуан» (Ж.Б. Мольер) (Башлана: 18.00), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында - «Ефәк баулы былбыл кош» (А.Гыйләҗев) (Башлана: 17.00), Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Алмачуар» (Ф.Галиев)Башлана: 14.00 спектакльләре күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading