16+

Бүген яңа туристлык сезонына старт бирелә. Май бәйрәмнәрендә кайда нәрсә була?

1 майдан республикада яңа туристлык сезонына старт бирелде. Май бәйрәмнәрендә үк башкала халкын һәм шәһәр кунакларын кызыклы чаралар көтә.

Бүген яңа туристлык сезонына старт бирелә. Май бәйрәмнәрендә кайда нәрсә була?

1 майдан республикада яңа туристлык сезонына старт бирелде. Май бәйрәмнәрендә үк башкала халкын һәм шәһәр кунакларын кызыклы чаралар көтә.

Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов журналистларга бәйрәм көннәрендә Казанга шактый күп туристлар киләчәген хәбәр итте. Кунакханәләрнең тулылыгы 75-80 процент, кайберләрендә буш урыннар да калмаган диярлек, диде ул. Шәһәребезгә Россия төбәкләреннән дә кунаклар күп килә. Бүген Казанны илнең 25тән артык шәһәре белән турыдан-туры рейслар тоташтыра.

– География бик киң: Барнаул, Ярославль, Самара, Пермь, Томск, Калининград һәм башка шәһәрләр белән ике арада самолетлар очып тора. Туристлар безгә килеп, бәйрәмнәрдә чын мәгънәсендә ял итеп китәр дип өметләнәбез, – диде Сергей Иванов.

Казан шәһренең Туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова журналистларга Казанда нинди чаралар үтәчәге турында тәфсилләп сөйләде.

1 майдан Казансуда һәм Кабан күленә елга трамвайлары чыга. Аларда татар, рус, инглиз телендә экскурсияләр оештырыла.

1 майда Горький паркына халыкны Яз һәм хезмәт бәйрәменә чакыралар. Балалр мәйданчыгы, өстәл уеннары эшләячәк.

3 нче май көнне 18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында «Сүзләр һәм музыка» баттл-проектының беренче этабы уза. Анда шигырь укучылар һәм ди-джейлар яңа милли әсәр уйлап табачак.

4 нче майда Горки-Әмәт урманында «Иҗтимагый бакча» экологик проекты старт ала, анда барлык теләүчеләр үз үсентеләрен утырта ала.

4 һәм 5нче майда Бауман урамында пасха ярминкәсе уза. Ярминкәдә җирле фермерлар, икмәк пешерүчеләр һәм сыр җитештерүчеләр, кафе, рестораннар продукциясе, Татарстан һөнәрчеләре сувенирлары тәкъдим ителә. Ашарга пешерү буенча мастер-класслар уза. Пасха күмәче белән сыйлаячаклар.

5нче майда Горки-Әмәт урманында ел саен үткәрелә торган «Җиңү музыкасы» фестивале оештырыла, анда тынлы инструменталь музыка коллективлары чыгыш ясаячак.

«Казан» гаилә үзәгендә күзәтү мәйданчыгы иртәнге сәгать 10.00нан 19.00гә кадәр эшләячәк.

«Туган авылым» комплексында 1нче майдан 4нче майга кадәр һәм 10нчы майдан 11нче майга кадәр 18.00 һәм 20.30 сәгатьтә биюләр, җырлар һәм мәзәкләр белән интерактив театральләштерелгән тамаша узачак.

8 майда Кремль яр буенда Җиңү көненә багышланган «Без хәтерлибез»  флешмобы үтәчәк. 9 нчы майда шунда ук яр Җиңү көне уңаеннан концерт программасы, кыр кухнясы оештырыла. Бәйрәм кунакларын викториналар һәм конкурсларда катнаша ала.

Май бәйрәмнәрендә Казан Кремлендә интерактив программа эшли башлый, ул кунакларны Казан тарихы белән таныштырачак.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading