16+

Бормалы да сырмалы бу татарның юллары

«Россия турында уйлаганда, юләрләр һәм юллар искә төшә» дигән гыйбарә бар. Их, шул юлларны! Хәтәр дә, бормалы да, сикәлтәле дә... Билләһи, кайвакыт: «Әле дә ярый юлларыбыз начар», - дип сөенеп куярсың! Иминлекнең кадерен белеп, әйбәт юллардан хәвеф-хәтәрсез йөрергә кайчан гына өйрәнербез икән?! «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында...

Бормалы да сырмалы бу татарның юллары

«Россия турында уйлаганда, юләрләр һәм юллар искә төшә» дигән гыйбарә бар. Их, шул юлларны! Хәтәр дә, бормалы да, сикәлтәле дә... Билләһи, кайвакыт: «Әле дә ярый юлларыбыз начар», - дип сөенеп куярсың! Иминлекнең кадерен белеп, әйбәт юллардан хәвеф-хәтәрсез йөрергә кайчан гына өйрәнербез икән?! «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында...

«Россия турында уйлаганда, юләрләр һәм юллар искә төшә» дигән гыйбарә бар. Их, шул юлларны! Хәтәр дә, бормалы да, сикәлтәле дә... Билләһи, кайвакыт: «Әле дә ярый юлларыбыз начар», - дип сөенеп куярсың! Иминлекнең кадерен белеп, әйбәт юллардан хәвеф-хәтәрсез йөрергә кайчан гына өйрәнербез икән?! «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган Татарстанда автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерүгә багышланган брифингта: «Статистикага күз салсак, юл никадәр төзегрәк булса, юл һәлакәтләре шул кадәр күбрәк була. Парадокс, әмма бу факт!» - дип башлады сүзен «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Юрий Кузьмин. Ләкин, аның фикеренчә, бу юл төземәскә сәбәп була алмый. Быел региональ автомобиль юлларын, шулай ук күперләр салу һәм төзекләндерү өчен, ТР бюджетыннан 3,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумма хисабына 44 авыл җирлеге торак пунктын асфальт юллы итү каралган. «Узган ел без республика күләмендә 61 торак пунктка юл салдык. Яңа юлларның гомуми озынлыгы 152 километрны тәшкил итте. Ә федераль программа кысаларында 62 километр юл сузылып, 23 торак пункт үзара тоташтырылды», - ди Юрий Кузьмин.
Брифингта киләчәктә автобус тукталышларында һәм җәяүлеләр кичүләрендә кояш батареясы белән эшләячәк баганалар урнаштырылачагы турында да хәбәр ителде. Чөнки мондый урыннарда караңгы вакытта җәяүлеләр еш таптала, ә электр энергиясе белән эшләүче баганаларның чыбыкларын металл җыючылар «үз иткән» икән. Юл төзелешенең торышына килгәндә, бездәге юлларның өслекләре еш кына гарантия вакыты чыккач та тиз генә алыштырылмый. Алар йөреп булмас дәрәҗәгә килгәнче таушала, ә төзекләндерергә исә чират җитми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading