16+

Боз шәһәрчеге төзелә

Казан мэры Илсур Метшин «Әкият» курчак театры янәшәсендә төзелүче боз шәһәрчегендәге эшләрнең барышын карады.

Боз шәһәрчеге төзелә

Казан мэры Илсур Метшин «Әкият» курчак театры янәшәсендә төзелүче боз шәһәрчегендәге эшләрнең барышын карады.

Хәзер биредә боз таулары ясала, боз өйләрнең диварлары күтәрелә. Быел боз шәһәрчеге узган елгыдан 2 мәртәбәгә зуррак, ә сыннар 4 мәртәбәгә күбрәк булачак. «Әкият» театрына якынрак мәйданга Кыш бабай белән Кар кызы сыннары, чыршы, боз кирмәне һәм таулар урнашачак. Шәһәрчекнең икенче өлешендә өлкәннәр һәм балалар өчен тизлекле боз таулары, сәүдә һәм җылыну өйләре урын алачак. Иң зур боз тавының озынлыгы - 42, биеклеге - 12, ә шуу өслеге 35 метрны тәшкил итәчәк.
Шәһәрчектәге боз корылмалары 76 берәмлеккә җитәчәк, территория төннәрен яктыртылачак. Мэр балалар өчен боз шәһәрчегендә яңа аттракционнар төзү турында уйланырга һәм вакытлы автомәйданчык оештырырга тәкъдим итте. Елгада боз 15 декабрьдә генә туңу сәбәпле, эшләр ике атнага соңрак башланган. Шунлыктан боз шәһәрчеге үзенең «бәллүр» капкаларын 26 декабрьдә түгел, ә 29 декабрьдә ачачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading