16+

Боз өслеге судан да хәтәррәк

Казанда узган җәйдә коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда 22 кеше суга батып үлде.

Боз өслеге судан да хәтәррәк

Казанда узган җәйдә коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда 22 кеше суга батып үлде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов әйтте бу хәбәрне. Халыкның ялын оештыру максатында, узган җәйдә муниципаль карамактагы «Локомотив», «Түбән Елга аръягы» һәм «Глубокое» комлыклары рәсми рәвештә ачылган иде. «Изумрудное» күле комлыгы коммерция нигезендә эшләде. «Гражданнарны яклау идарәсе тарафыннан комлыкларда коткаручылар хезмәте оештырылды. Нәтиҗәдә, 19 кеше суга батудан коткарып калынды. Аларның дүртесе - балалар, ә икесе - чит ил гражданнары», - диде Фердинант Тимурханов.
Катгый кисәтүләргә һәм игълан такталары куелуга карамастан, кешеләр Аккош күленең, Җиңү паркындагы сулыкның, Кабан күленең, Идел белән Казансу елгаларының рөхсәт ителмәгән урыннарында коена бирәләр. Әлеге территорияләрнең елга-күл төпләре тикшерелмәгән, су чисталыгы да тиешле таләпләргә җавап бирми. «Коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда 2011 елны - 25, узган ел 20 кеше батып үлде. Суга спиртлы эчемлек кулланып гомумән керергә ярамый. Батып үлүчеләрнең 41 проценты - исерекләр», - диде Тимурханов.
Мэр Илсур Метшин да: «Коткару хезмәтләре Универсиада чорында тәүлек дәвамында эшләде. Ул көннәрдә суга батучылар булмады. Коену сезоны тәмамланса да, алда кыш айлары көтә. Боз өслеге судан да хәтәррәк. Узган ел ике малай бозда уйнаганда суга батып үлде. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен, ата-аналар, мәктәпләрдә укытучылар балаларга юка боз өслегенә керүнең хәвефлелеген һәрдаим кисәтеп торсыннар иде», - дип, бу уңайдан үз фикерен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading