16+

Яртыеллыкта матбугатка язылу уңышлы узды

Зарланмый алар: көн саен җил, яңгыр, кар, буран булса да, 7 килолы сумкаларын да авыр дими укучыларга хат, газета-журнал тарата.

Яртыеллыкта матбугатка язылу уңышлы узды

Зарланмый алар: көн саен җил, яңгыр, кар, буран булса да, 7 килолы сумкаларын да авыр дими укучыларга хат, газета-журнал тарата.

Хат ташучы элек-электән матбугат таратучы гына түгел, ул - психолог, сердәшче дә. "Татмедиа" агентлыгында 2015 елның икенче яртыеллыгына язылу компаниясенә нәтиҗәләр ясап, иң яхшы почтальоннарны бүләкләделәр.

- Быел матбугатка язылу, гомумән алганда, уңышлы узды дияргә була: 305 мең экземпляр газета, журналга яздыра алдык. Шуның 273 меңе безнең почтальоннар тырышлыгы. Күп матбугатның электрон варианты уңышлы эшләп килә. Былтыр елына 6,8 миллион кеше электрон чыганаклардан файдаланса, быел бу сан биш ай эчендә генә дә бер миллон 200 меңне тәшкил итә. Алга таба да тиражларны саклап калырга, аудитория белән элемтәләрне ныгытырга телим. Эшегезгә лаек хезмәт хакыгыз булсын, - диде "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов.

"Авыл җирендә иң яхшы хат ташучы" дип Апас районының Болын Балыкчы авылыннан Фирүзә Зарипова танылды. Ул бу язылу компаниесендә 127 кешене яздыра алган. Фирүзә ханым 260 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Аяклары җиргә тими диләр аның турында авылдашлары. Эшли башлаганына ике генә ел булса да хезмәтен яратып башкара.

- Үзең яхшы булсаң, кеше дә сиңа яхшы була, шөкер, халык белән аңлашып эшлибез, - ди ул.

Мамадыштан Гөлинә Гарипова исә "Кече шәһәрдә иң яхшы почтальон" номинациясендә җиңү яулаган. Элемтә бүлегендә 2008 елдан бирле эшли. Кечкенә чагында ук авылдагы хат ташучының эшенә кызыккан кыз, язмышын әлеге һөнәр белән бәйләгән.
- Иң мөһиме - куелган бурычны җиренә җиткереп үтәү, халык хат ташучыдан уңдык дип әйтә икән, бу минем өчен иң зур бәя,- ди ул.

"Иң яхшы шәһәр почтальоны" исемен Чаллыдан Неонила Кислинова яулады.Шәһәр җирендә матбугатка яздыру җиңел түгел, юлда төрле кешеләр, кыргый этләр дә очрый. Үзе белән газ баллоны йөртсә дә, кулланганы юк икән аның. Эшенә бик җаваплы карый хат ташучы , конвертның маркасы җитмәсә дә ябыштыра, газета-журналлар вакытында укучыларга барып ирешсен өчен дә тырыша.

Барлык почтальоннарга да чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр тапшырылды. Ә "Иң яхшы почта бүлекчәсе" дип Чирмешән элемтә бүлеге билгеләнде. Чирмешән почтальоннары язылу компаниесе барышында 1710 кешене матбугатка яздыртканнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading