16+

Чәркәханәләрне ябарга җыеналар

Казан мэры Илсур Метшин: «Безгә балалар күз яшенә нигезләнгән, гаиләләрнең таркалуына, кешеләрнең сәрхушкә әйләнүенә китергән эшкуарлык кирәкми», - дип, катгый рәвештә белдерде.

Чәркәханәләрне ябарга җыеналар

Казан мэры Илсур Метшин: «Безгә балалар күз яшенә нигезләнгән, гаиләләрнең таркалуына, кешеләрнең сәрхушкә әйләнүенә китергән эшкуарлык кирәкми», - дип, катгый рәвештә белдерде.

Бу сүзләрен ул «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников чыгышын тыңлаганнан соң әйтте. «Сәрхушләрнең җинаять кылу һәм, киресенчә, җинаятьчеләр корбанына әверелү очраклары арта башлады, - диде полиция полковнигы В.Красильников. - Тикшерүләр күрсәткәнчә, бәлагә таручыларның күпчелеге - шәһәрнең аракы бүлеп сату урыннарында спиртлы эчемлек кулланып урамга чыккан кешеләр. Казанда 62 урында чәркәханә ноктасы эшли. Быелның 9 аенда шулар тирәсендә 116 җинаять һәм хокук бозу теркәлде».
Исерек кешеләргә карата кылынган җинаятьләр саны 79 процентка, ә сәрхушләр үзләре кылган җинаятьләр саны 5 процентка арткан. Исереп егылган кешене рәхәтләндереп талап китәләр. Мондый җинаятьләр узган ел белән чагыштырганда 225 процентка арткан. Аракыны бүлеп сату урыннарының күбесе торак йортларның беренче катларына урнашкан. Мондый хәл аек тормыш рәвеше алып баручыларга зур уңайсызлык, тынгысызлык тудыра. Мәгълүм ки, аракылы урында тавыш-гауга еш чыгучан.
«Исерек килеш җинаять кылуларның саны артуы - хәвефле хәбәр. Чәркәханә нокталарына каршы кискен чаралар күрергә кирәк булыр. Очрашулар вакытында казанлылар да «сәрхушләр оясы»н бетерүне сорый. Чөнки алар янында тавыш, бардак, сугыш. Җитмәсә бу балаларыбызга иң начар үрнәк тә әле», - диде Илсур Метшин.
Мэр район хакимиятләре башлыкларына, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, аракыны бүлеп сату нокталарын тикшереп чыгарга күрсәтмә бирде. Илсур Метшин: «Спиртлы эчемлек куллану урыннарының эшчәнлек юнәлешен үзгәртергә кирәк. Кайберәүләр «кече эшкуарлыкка эшләргә ирек бирмисез» дисәләр, безнең җавап әзер. Безгә балалар күз яшенә нигезләнгән эшкуарлык кирәкми. Сәләтле эшкуарлар өчен башка өлкәләр дә җитәрлек. Чәркәханә нокталары урынында чәчтарашханә, кафе, көнкүреш техникасы яки уенчыклар кибете ачарга мөмкин», - дип белдерде.
Мэр кушкач, чәркәханә нокталарын берәм-берәм ябып бетерерләр анысы. Ә Универсиада үткәч, ни булыр? Кабат ача башламаслармы? Россиядә аракысыз яшәп буламы соң ул?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading