16+

Депутатлар укучыларга «Парламент дәресләре»н бирәчәк

Республиканың барлык мәктәпләрендә 22-27 октябрьдә «Парламент дәресләре» узачак. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу алдыннан үткәрелгән бу чара гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары темасына багышлана.

Депутатлар укучыларга «Парламент дәресләре»н бирәчәк

Республиканың барлык мәктәпләрендә 22-27 октябрьдә «Парламент дәресләре» узачак. Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулу алдыннан үткәрелгән бу чара гражданнарның конституцион хокуклары һәм бурычлары темасына багышлана.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова искәрткәнчә, «Кануннар кайда туа?» дип исемләнгән беренче парламент дәресе 2009 елда үткәрелгән. «Парламент дәресен әзерләгән вакытта тарих һәм җәмгыять белеме дәреслекләрендә кануннарның ничек һәм кайда кабул ителүе, аларның ни өчен кирәклеге, хакимият төзелеше турында җитәрлек мәгълүмат булмавы ачыкланды. Уйлавымча, 4 ел эчендә бу юнәлештә сизелерлек үзгәрешләр булмаган. Шуңа күрә без ул вакытта ук мондый дәресләрнең кирәклегенә инандык. Без балаларга хокукый һәм сәяси белем бирергә, аларны бу дөньяда ориентлашырга өйрәтергә теләдек», - дип белдерде ул.
Парламентның эшчәнлеге турында төрле яшьтәге укучылар мәгълүмат алачак. Дәресләрне үткәргән вакытта укучыларның яше һәм үз хокукларын тормышка ашыру белән бәйле булган шәхесара мәсьәләләрдә үз тәҗрибәләренә таяна белүе исәпкә алына. Бу максаттан, укытучылар күнегүләрнең төрле алымнарын куллана: эшлекле уен, дискуссия, дебатлар, модельләштерү, конференция, түгәрәк өстәл, викторина, әңгәмә һ.б.
Р.Ратникова билгеләп үткәнчә, һәр депутат үзенең тыгыз графигында балалар белән аралашу өчен вакыт табарга тиеш. Традиция буенча, дәресләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрәчәк. «Бу әлеге проектка югары әһәмият бирәчәк»,- дип белдерде рәис урынбасары.
«Парламент дәресе-2012» кысаларында, мәктәп укучылары арасында иҗат эшләре буенча төрле республика конкурслары уздырылачак. Шулай ук Дәүләт Советында укучылар һәм педагогларның депутатлар белән очрашуы да оештырылачак. Шунда ук конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading