16+

ЭЧКЕЧЕЛЕК кая илтә?

Хәмер сөременнән үз-үзен белештермичә төрле җинаять кылучылар - нигездә психикасы какшаган кешеләр. Алар хәтта әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгын бозып, кеше сәламәтлегенә зыян салуны да әллә ни начар гамәлгә санамыйлар. Киресенчә, кемнедер кыйнау аларда батырлык санала. Исерткеч - меңәрләгән кешенең үлеменә сәбәпче. Соңгы елларда яшьләр арасында сыра эчү модага кереп китте. Аны даими...

ЭЧКЕЧЕЛЕК кая илтә?

Хәмер сөременнән үз-үзен белештермичә төрле җинаять кылучылар - нигездә психикасы какшаган кешеләр. Алар хәтта әйләнә-тирәдәгеләрнең тынычлыгын бозып, кеше сәламәтлегенә зыян салуны да әллә ни начар гамәлгә санамыйлар. Киресенчә, кемнедер кыйнау аларда батырлык санала. Исерткеч - меңәрләгән кешенең үлеменә сәбәпче. Соңгы елларда яшьләр арасында сыра эчү модага кереп китте. Аны даими...

Гыйбрәт өчен, шәһәр прокуратурасында тикшерелгән берничә эшне күрсәтик. Анда кылынган җинаятьләр нигезендә нәкъ менә эчкечелек ята.
Чираттагы суд эшенә китергән җинаять тә шәһәрнең бер йортында кылына. Эш урыннарыннан колак каккан өч ир-ат, спиртлы эчемлек юнәтеп, иртәдән үк кәеф-сафа корырга керешә. Сүз ара сүз чыгып, төрек милләтеннән булган бер «кайнар канлы»сы үзенә карата рәнҗетү сүзләрен кабул итә алмый һәм икенче бер шешәдәшенең башына китереп суга. Хәмер сөреме аларны шул кадәр нык агулый ки, алар, идәндә җан биреп ятучы иптәшләренә игътибар да итмичә, эчеп-сыйланып утыруларын дәвам итәләр һәм шул килеш ятып та йоклыйлар. Иртән бераз айный башлагач, хәлне аңлап, алар мәеттән котылырга уйлыйлар һәм аны өстерәп урамга чыгарып ташлыйлар.
Шуңа охшаш икенче бер тикшерү эшендә җинаять кылучы - хатын-кыз. Лариса дусты Виталий белән шәһәрдәге бер дусларының фатирында яши. Тәртипсез тормыш рәвеше алып баруыннан тәм табып яшәргә күнеккән була инде Лариса. Салып алгач, ир-аттан да болайрак тавыш-гауга кубарырга ярата, үтерү белән янау очраклары да еш була. Шешәдәшләре Ларисаның һәр кәеф-сафа кору мәҗлесеннән соң йә пычакка, йә ватык шешәгә үрелү гадәте булуын әйтәләр. Чираттагы мәҗлестән соң, шешәдәшләрен озатырга чыгып киткән фатир хуҗасының юклыгыннан файдаланып, Лариса кызмача хәлдә дусты Виталий белән үзара мөнәсәбәт аңлашуга керешә. Виталийның, кунарга кайтмыйча, теләсә кайда йөрисең, дигән сүзе ошамаган була аңа. Өстәлдә яткан пычакны Виталийның күкрәгенә кадый ул. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләрен әлеге җинаятьне фатир хуҗасы кылды дип ышандырырга тырыша хатын. Җентекле тикшерүдән соң, төп гаепле кешенең Лариса булуы ачыклана.
Менә шундый аяныч хәлләргә китергән төп сәбәпнең эчкечелек булуын уйлап, үз киләчәкләрен куркыныч астына куймасын иде яшьләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading