16+

«Ефәк юл» Казан аша уза

Тиздән казанлылар чын тамаша күзәтә алачак: «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейд марафоны быел Татарстан аша узачак.

«Ефәк юл» Казан аша уза

Тиздән казанлылар чын тамаша күзәтә алачак: «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейд марафоны быел Татарстан аша узачак.


2 5 илдән җыелган 100дән артык машина сәгатенә 200 чакрым тизлек белән Казансу яры буендагы махсус трассадан җилдерәчәк.

«Ефәк юлы» узышларына 8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында старт биреләчәк. Марафон барлыгы 15 этапка бүленгән. «Татарстанга юл тотып» исемле беренче араны үткәннән соң, машиналар 9 июльдә Казанда тукталачак. 10 июльдә спортчылар Чаллыга юл алачак. Аннары Казахстан аша Кытайга барачаклар, 24 июльдә Пекинда марафонның соңгы ноктасы. Шул рәвешле йөк машиналары, җиңел автомобильләр барлыгы 10735 чакрым юл үтәчәк.

«Ефәк юлы» безнең республика өчен яңалык түгел. 2009 елда беренче тапкыр уздырылган ралли-рейд нәкъ менә Казанда узган булган. Үз тарихында биш тапкыр оештырылган марафонның дүртесендә йөк машиналары арасында безнең «КАМАЗ-мастер» егетләре җиңү яулаган иде. Быел «КАМАЗ-мастер» командасы финанс кыенлыклары кичерде. Акча булмау сәбәпле, «Дакар-2017» ралли-марафонына да әзерләнә алмауларын белдерделәр. Дакарда катнашу-катнашмауны вакыт күрсәтер, ә «Ефәк юл» марафоны белән барысы да хәл ителгән.

«Ефәк юл» марафонына «КАМАЗ-мастер»ның алты экипажы чыга. Күпләргә таныш үзебезнең Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов белән Кытайдан пилот Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синьга да катнашачак. Менә кайда чагыла ул Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге, халыкара дуслык! Егетләребезгә уңышлар ­телик. Узыш бик кызыклы, мавыктыргыч, истә калырлык булачак. «Ефәк юлы» узышларын телевидение аша гына да 200 миллион тамашачы карар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading