Электрон газеталар бетәр, ә без калырбыз!

Планета халкының дүрттән бере көндәлек яңалыкларны басма газеталардан укып белә һәм соңгы елларда аларның тиражлары биш процентка арткан. Әлеге хәбәр басма газеталар бетә дигән бер чорда чыннан да зур яңалык булыр дип уйлыйм.
Тормышыбызга интернет килеп кереп, электрон газеталар барлыкка килгәннән бирле бик күпләр урмандагы күке кебек басма газеталарның гомерен саный башладылар. Ничә елдан алар юкка чыгачак? Россиянең вакытлы матбугат гильдиясе вице президенты Евгений Абов сүзләренә колак салсак, дөнья күләмендә эшлекле катлау басма газеталарга өстенлек бирә. Иң күп аналитик мәгълүмат та нәкъ менә шушы басмаларда. Электрон газеталарның рейтингы бик югары булса да, интернет аша теге яки бу сайтка кереп чыккан кеше андагы материалны җентекләп укыган дигән сүз түгел әле, күпләр кызыксынып күз йөртеп кенә чыга. Бу хакта ул Казанда үткән «Нәшир һәм полиграфист. Газета бизнесының киләчәге турында сөйләшү» дигән мәгълүмати-гамәли конференциядә әйтте. Аның фикеренчә, бер яңа медиа-канал да моңарчы яшәгәнен гамәлдән сызып атмый. Мәсәлән, видео барлыкка килде, дип, кино бетмәде, шулай ук интернет та басма газеталарны юкка чыгара алмаячак. Әйе, билгеле бер вакыт аралыгында газеталарның тиражлары кимеде һәм бу процесс инде туктаган. Евгений Абов газета нәшер итүгә бизнес буларак өстенлек бирә һәм бу юнәлештә шактый керем алырга мөмкин икәнлеген дә искәртә. Басма газеталардагы реклама бермә-бер ныграк «эшли». Моның ачык мисалы - почта әрҗәләренә бушлай таратыла торган реклама газеталары. «Ва Банк» газетасының тиражы әнә 314 000. Файдасын күрмәсә, кайсы эшлекле кеше анда үз рекламасын урнаштырыр иде икән?
Безгә күп кенә яңалыклар чит илдән килә, аларда электрон газеталар да инде күптән бар, шулай да алар әле басма газеталарга җеназа укымаган. Америкада нәшер ителә торган «Нью-Йорк Таймс» газетасының тиражы бер миллионнан артык, «Le Monde» газетасы 400 000 тираж белән чыга. Кайчандыр иң күп укучы ил булсак та, бүгенге көндә безнең илдә мең кешегә 24 данә газета туры килә; Чехиядә мең кеше - 175 данә, Финляндиядә 518 данә газета укый. Газета тиражларының саны кимүнең сәбәбенә килгәндә, БДБ илләре буенча медиа-эксперт Сергей Чернявский иң беренче каршылык итеп, халыкның хезмәт хакларының түбән булуын, газета сатыла торган киоскларның кимүен һәм йортларда почта әрҗәләренең булмавын атый. Украинада экспертлар почта әрҗәләре булмаган йортларда сораштыру үткәргәннәр. Халыкның 50 проценты, әрҗәләр булса, газеталарга язылыр идек, дип белдергәннәр. «Интернет заманы үтәр, аңа алмашка яңа технологияләр килер, ә менә газетаны басма рәвештә уку гадәте бетмәс», - дип белдерә Сергей Чернявский. Басма газеталарның, китапларның бетүенең беренче билгесе балаларның үзләренең һәм аларга өлкәннәрнең әкият укымаулары икән. Әле, шөкер, әкиятләрне балалар ярата.
Сергей Чернявский газеталарны үлемгә этәрә торган сәбәпләрнең тагын берсе итеп редакцияләрнең үзләренең яшәү өчен көрәшмәүләрен атады. Без бу категориягә кермибез, яшибез, дип эшлибез. «Шәһри Казан»ны өйгә алдыручылар саны соңгы унбиш көндә генә дә 100 данәгә артты.
Кадерле укучыларыбыз!
2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газетабызга язылу башланды.
54126 индексы белән газетага язылу бәясе - 393 сум 30 тиен;
16076 индексы белән - 209 сум 22 тиен.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.9100
-
20 март 2023 - 15:25УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.22002
-
20 март 2023 - 14:52Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең җәмгыятебездә аксаклар күбәйде? Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак.8401
-
20 март 2023 - 14:34Барысына да төкереп караган кеше белән яшәүдән туйдым Үз гомеремдә бары тик бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде.32100
-
20 март 2023 - 14:19”Гроза Сабантуев приехал...”: легендар батыр истәлегенә Хәтта ул вакыттагы КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Шулай бер Сабантуйдан соң, аны үзенә чакырып алып, көндәлек тормыш-мәшакәтьләре белән кызыксынган. “Синең матур көрәшең өчен “ дип, эшенә йөрергә “Москвич” машинасы кайтарткан.32000
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.115802
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.83701
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.108204
-
20 март 2023 - 09:16"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.13002
-
19 март 2023 - 17:36Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән.43603
-
19 март 2023 - 15:47Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый... Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән. Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!?49511
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!40502
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.37800
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
16 март 2023 - 18:22Без имениМенә фаҗига бу. Сезне дә гаерләп булмый. Без судья түгел.Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк
-
16 март 2023 - 20:58Без имениЗур рәхмәт, "Көмеш кынгырау".“Бу газетаны кулга алгач, балачагым, үсмер вакытым искә төшә”
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.115801
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.570001
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.663302
-
20 март 2023 - 16:05Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать яңаруы, өметләр уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды».6000
-
20 март 2023 - 16:32Өч көн әти-әнисе мәетләре янында ялгызы булган сабыйларның киләчәге турында билгеле булды Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды.12301
-
13 март 2023 - 13:25Согуд Гарәбстанына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов кече хаҗ кылды Кичә Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашулар тәмамланганнан соң республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә гомрә – кече хаҗ кылды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.71600
-
13 март 2023 - 13:47Суганның кайсы яхшы? Культуралы үсемлек буларак суганны 5 мең елдан артык үстерәләр. Ул аш бүлмәсендә генә түгел, медицинада да киң кулланыла. Суганның өлгерү чоры, саклау вакыты, тәме белән аерылып торган әллә ничә төре бар.59303
-
13 март 2023 - 13:51Алия Фәйзрахманова: "Балалар белән эшләгәндә, кагыйдәләрне бозарга туры килә" “Апуш” татар балалар театр студиясенә бер яшь! Бер ел дәвамында “Апуш”лар киң тамашачыга 4 спектакль тәкъдим итте. Драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә “Апушның тылсымлы төшләре” пьесасы “Театральное Поволжье” фестиваленең республика этабында җиңү дә яулады.114500
-
13 март 2023 - 14:50Үз-үзен үтергән? Чаллыда фатирда петарда шартлаудан һәлак булган егетнең үлеме турында төрле фикер карала Чаллылар әле дә бу вакыйгадан соң аңына килә алмый.218101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика