16+

«Елны тотрыклы үсеш белән тәмамларга ниятлибез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады

«Елны тотрыклы үсеш белән тәмамларга ниятлибез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясады

«Бүгенге икътисади һәм сәяси үзгәрешләр шартларында икътисадны ныгыту һәм безнең гражданнарның көнкүрешен яхшырту безнең өчен аеруча мөһим бурычларга әверелә», - дип ассызыклап узды Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юлламасында. «Татарстан өчен 2012 ел тулаем алганда уңышлы уза. Дөньяви икътисадта баручы шомлы процессларга карамастан, без елны 5 проценттан артык тотрыклы үсеш белән тәмамларга ниятлибез», - дип белдерде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, республика уңышы икътисади күрсәткечләр белән генә түгел, ә социаль үсешнең, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның югары дәрәҗәсе белән дә сыйфатлана.
Президент, Юлламасында, Тарихи-мәдәни мирас елында матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен саклап калу өчен шактый эшләр башкарылуын билгеләп узу белән беррәттән: «Үткәнгә сакчыл карашны бер акция яки программа кысаларында гына формалаштырырга ярамый. Бу бурыч - мәңгелек», - дип ассызыклады. Президент билгеләп узганча, дини өлкә һәм, иң беренче чиратта, безнең үзәкләштерелгән дини оешмаларның - Республика Мөселманнарының диния нәзарәте һәм Рус православие чиркәве Татарстан митрополиясенең традицион дини-әхлак кыйммәтләрен алга сөрү эше аеруча зур актуальлеккә ия.
Рөстәм Миңнеханов республикада хакимлек иткән тынычлыкны какшатырга теләп мөселман дин әһелләренә каршы оештырылган террорчылык актларын да әйтеп узды. «Без вакыйгаларның мондый борылышына әзер түгел идек. Тотрыксызлыкка этәрүче радикаль дин агымнары үсешенә юл куярга ярамый, - диде ул. - Җәмгыять дини һәм милли экстремизмның теләсә нинди чагылышларына каршы торырга тиеш». Аның фикеренчә, дини белем бирүне сыйфатлы төстә яңартуга, дини кадрларны әзерләүгә теләктәшлек итү мөһим. «Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре» белем бирү курсы бик җитди игътибар таләп итә. Без, мәктәп баскычыннан ук, дөрес аңлату эшләре алып барырга тиеш», - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
«Без республикабызда гомер кичерүче барлык халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Нәкъ менә шуңа күрә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренең гомуми культурасын, милләтара диалогны, сәяси культураны арттыру мәсьәләсен куярга кирәк», - ди Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнехановның әйтүенчә, безнең һичшиксез казанышыбыз булып, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең уңай вазгыяте, төрле этник төркемнәрнең һәм дин тотучыларның дустанә хезмәттәшлеге кала бирә.
«Милли сәясәткә килгәндә, монда яңадан каралу мөмкин булмаган принципиаль мәсьәләләр бар. Иң элек, сүз дәүләти ике теллелек, шулай ук рус һәм татар телләрен мәҗбүри укыту турында бара. Бу - ихтирам белән сугарылган милләтара мөнәсәбәтләрнең һәм республикада тотрыклылыкны саклауның төп нигезе», - дип ассызыклады Президент. «Без, балаларны милли билгесе буенча бүләргә омтылучыларның вәсвәсәсенә бирешмәскә тиеш», - дип кисәтте ул.
Милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге үсешенә яңа Халыклар дуслыгы йорты йогынты ясаячак. Милләтара һәм динара тынычлыкны саклау - безнең омтылыш кына түгел, ә ил җитәкчелегенең катгый позициясе дә. Владимир Владимирович Путин күптән түгел билгеләп үткәнчә: «Безнең кешеләр, Россия җәмгыятен милли һәм дини билге буенча аерып, шул рәвешле Россияне көчсезләндерүгә һәм уртак йортыбызны җимерүгә юл куймаячак», - дип төгәлләде ТР Президенты чыгышының бу мәсьәләгә кагылышлы өлешен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading