16+

Эссе, бик эссе!

Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм... Узган-барганда Казан комлыкларына күз төшкәндә үзеннән-үзе Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятендәге юллар хәтергә килә. Эссе шул, бик эссе. Урыны-урыны белән яңгырлар явып узуга карамастан, хәтәр кыздырган кояш җирдән дымны тагын суырып бетерә. Аномаль эсселек аркасында кичләтеп әллә кайдан гына барлыкка килә торган...

Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм... Узган-барганда Казан комлыкларына күз төшкәндә үзеннән-үзе Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятендәге юллар хәтергә килә. Эссе шул, бик эссе. Урыны-урыны белән яңгырлар явып узуга карамастан, хәтәр кыздырган кояш җирдән дымны тагын суырып бетерә. Аномаль эсселек аркасында кичләтеп әллә кайдан гына барлыкка килә торган көчле җилләр дә тирә-як районнарга зыян салуларын дәвам итә тора. Төнлә әнә Балтачта давыл котырган, Мамадышта яңгыр койган...
Кешеләр генә түгел, эсселектән хайваннар да тилмерә. Аларга эчәргә су җитми икән. Казанлыларны ишегалларына савытларга су салып куярга өндиләр. Ә кибетләр кондиционерлар, вентиляторлар сатып рәхәтләнә.
Әле алдагы көннәрдә дә кояш кыздырачак. Гидрометцентр фаразларына караганда, 28, 29, 30 июнь көннәрендә дә һава температурасы көндез 30-33, төнлә 22-24 градус торачак. Июль башыннан эсселек бераз сүрелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading