16+

Гает хөрмәтенә Сабан туе

Җирле халыкның эшлекле, максатчан булуы, хакимият белән уртак тел табып, килешеп эшли белүе бик мөһим хәзерге заманда. Күрәсең, районыбыз мөхтәсибәте һәм мәхәлләләребездәге мөселманнар, ниһаять, шул дәрәҗәгә үсеп җитә алган. Быел мәхәлләләрдә вәгазьләр, Гает намазлары белән башланып киткән бәйрәмнең төштән соң район үзәгендә Сабан туе белән дәвам итүен мин шулай бәялим.

Гает хөрмәтенә Сабан туе

Җирле халыкның эшлекле, максатчан булуы, хакимият белән уртак тел табып, килешеп эшли белүе бик мөһим хәзерге заманда. Күрәсең, районыбыз мөхтәсибәте һәм мәхәлләләребездәге мөселманнар, ниһаять, шул дәрәҗәгә үсеп җитә алган. Быел мәхәлләләрдә вәгазьләр, Гает намазлары белән башланып киткән бәйрәмнең төштән соң район үзәгендә Сабан туе белән дәвам итүен мин шулай бәялим.

Хәзрәт газета чыгара
Үзләрендә өйлә намазын башкарганнан соң төрле авыллардагы мөселманнар район үзәгенә, Сабан туе мәйданына җыйнала башлады. Көн болытлы булуга карамастан, бәйрәмгә яңгыр комачауламады. Рамазан аеннан Чирмешән мәчетендә эшли башлаган Хәбир хәзрәт Ханов: «Без иртән яңгыр яумавын сорап, дога кылган идек. Аллаһ ишеткән, күрәсең», - дип шаяртып та алды әле. Авылыбызда узган ифтарларның берсендә эшмәкәр Илназ Газыймов: «Чирмешән мәчете җанланып китте хәзер. Ифтарга килүче халык көннән-көн артып тора. Күп дигәндә егерме бабайны җыючы мәчеткә яшьләр килә, мәчет тирәсендә машина куярга да урын калмый», - дип, яңа хәзрәтнең эшен бик мактап телгә алган иде. Мактарлык та икән. Яшь булуына карамастан, Сарман егете Әлмәт мәдрәсәсен тәмамларга, Бөгелмә үзәк мәчетендә икенче имам булып эшләргә, шунда 5 мең данә белән «Мөселманнар» газетасын чыгара башлап, ТР мөфтияте уздырган бәйгеләрдә аны иң яхшы мөселман газетасы итеп танытырга, өйләнеп әти булырга да өлгергән икән. Инде бирегә килгәч, «Нурлы Чирмешән» дип аталган яңа дини газета нәшер итә башлаган.
Башлык татулыкка өндәде
Бәйрәмнең ачылыш тантанасын районыбызның имам мөхтәсибе Минсагыйрь хәзрәт Миншин башлап җибәрде. Ул, килгән кунакларны котлагач, бүгенге бәйрәмнең мондый форматта тәүге тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте, килүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Аннан Хәбир хәзрәт сүз алып, Коръән аятьләре укыды, бәйрәмгә җыелучылар белән дога кылды. Чирмешән районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин исә: «Без, район үзәгенә җыелган барлык авылларның вәкилләре, ислам динен Әбүхәнифә мәзһәбенә нигезләнеп тотарга тиеш. Чөнки без күпмилләтле районда яшибез. Безгә һәммәсе белән дус, тату, матур, тигез тормышта яшәргә кирәк. Яшәү рәвешебез аларга зыян салмасын иде. Ә чын мөселман бер вакытта да кеше исәнлегенә зыян китермәс», - дип, үз чыгышында динара татулыкка өндәде. Мөселманнарны тәбрикләр өчен бу күркәм чарага Татарстанның Көньяк-көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районы имам мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин да килгән иде. Ул котлауларын ирештереп, күзгә яшь килерлек итеп вәгазь сөйләгәннән соң, Сабан туе мәйданында уеннар башланып китте.
Мөхтәсибәт һәм авыл мәхәлләләрендәге мөселманнар чараны чын Сабан туе итү өчен шактый тырышлык куйган. Тәкәсен дә сатып алган, башка төрле бүләкләрен дә мулдан әзерләгән, хәтта һәр теләгән кеше өчен өстәл дә көйләнгән, пылау, кавын-карбызлар, төрле җиләк-җимешләр әзерләнгән иде. Оештыручылар ирләр һәм хатыннар өчен уен мәйданнарын аерып куйган булып чыкты. Спорт ярышларын ирләр башлап җибәргән арада хатын-кызлар бәйрәмнең мәдәни өлешен үз өсләренә алдылар. Кайбер уеннарда Хәбир хәзрәт үзе дә көчен сынады. Башка мәхәлләләрнең дә хәзрәтләре уеннарда актив катнашты. Мәсәлән, Елховой авылы имамы Искәндәр хәзрәт гер күтәрү буенча 3 урынга да лаек булды. Ә колга төбенә бәйләнгән тәкәне исә быел Чирмешәннең район Сабан туенда да батыр калган егет Марат Бәдретдинов үз кулына төшерде.
Кайбер дин кардәшләребез «исламда милләтләр юк» дип тәкрарлаган заманда, районыбызда узган мөселманча Сабан туе ислам динен күтәрү юлында милли бәйрәмнәребезне уңышлы файдаланырга мөмкин икәнлеген ачык күрсәтте. Чөнки әлеге чарага килгән райондашларыбыз сүз белән генә түгел, үрнәк гамәл белән дә вәгазьләнде, Гает бәйрәме тагын да күркәмләнеп китте. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Бер-берегез белән тәкъвалыкта ярышу өчен Мин сезне халыклар һәм кавемнәр итеп яраттым», - дигән бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading