16+

Гыйнвардан тизйөрешле трамвай хәрәкәте ачыла

Казанда электр транспорты кискен алгарыш ясаячак. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов, уңай үзгәрешләр киләсе елдан башлап күзәтеләчәк, дип ышандырды.

Гыйнвардан тизйөрешле трамвай хәрәкәте ачыла

Казанда электр транспорты кискен алгарыш ясаячак. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов, уңай үзгәрешләр киләсе елдан башлап күзәтеләчәк, дип ышандырды.

Төп сөенеч буларак безне 2013 елда сафка басачак «Декабристлар», «Мәскәү» һәм «Завод» (Авиатөзелеш районы) метро станцияләре көтә. Беркадәр соңрак «Дубравная» станциясе ачылачак.
- Быел метродан файдаланучылар саны ике мәртәбәгә диярлек артты, көн саен уртача 105 мең кеше метрода йөри. Яңа станцияләр төзелгәч, әлеге сан янә ике мәртәбәгә артачак, - диде Әсфән Галәвов. - Киләсе елда Казанның зур боҗра юлында тизйөрешле трамвай маршрутлары ачылачак.
Планда каралганча, тизйөрешле трамвайлар «Казан» тимер юл вокзалы - Ямашев проспекты - Көньяк трасса - Җиңү проспекты - «Кояшлы шәһәр» - Борисково - «Казан» тимер юл вокзалы маршрутында хәрәкәтләнәчәк. Әлегә аның 23 километр арасы, ягъни «Казан» тимер юл вокзалыннан Ямашев проспекты буенча «Кояшлы шәһәр» микрорайонына кадәрге өлеше генә тапшырыла.
Әсфән Галәвов әйткәнчә, тизйөрешле трамвай хәрәкәте 2013 елның гыйнварында ачылачак. Мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Казанга өч секцияле 20 тизйөрешле трамвай сатып алыначак. Трамвайларның һәрберсе 226 кеше сыйдырышлы һәм сәгатенә 100 километр тизлеккә ирешергә сәләтле. Моннан тыш, тагын 10 гадәти трамвай кайтартыла. Кешеләр, төнлә җәмәгать транспорты юньләп йөрми, дип зарлана. Электр транспорты төнлә дә тиешенчә эшләсен. Аеруча метрода һәр кассаның эшләве таләп ителсен. Озын-озын чиратлар торырга метро мавзолей түгел ләбаса. Электр транспортында, гомумән, халыкка игътибарлылык күрсәтелә. Автобусларда да мәдәни хезмәт күрсәтүгә ирешергә кирәк», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading