80 яшькә җиткән ялгыз кешеләр капиталь ремон өчен түләүдән азат ителә.70 яшькә җиткән ялгыз пенсионерлар һәм инвалидлар 50 процентын гына түли.
Россиядә сигез ел элек оештырылган "Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек Фонды" күпфатирлы меңләгән иске йортларга "икенче сулыш" өрде.Министрлар Кабинетында узган утырышта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгышында әйтелгәнчә, капиталь ремонт программасына Татарстанда гына да күпфатирлы 15 мең 829 йорт теркәлгән, инде шуның 13 меңе комплекслы төзекләндерелгән. Программаның быелгы исемлегенә республикада күпфатирлы 830 йорт кертелгән, эшләрне башкаруга 4,7 миллиард сум билгеләнгән. Фондтан, республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларыннан күчерелгән, шулай ук халыкның коммуналь түләүләреннән тупланган чыганаклар болар.
Татарстанда иске һәм яңа төзелгән йортлардан да капиталь ремонт өчен торак мәйданның һәр квадрат метрына 5 сум исәбендә түләү алына. Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, фатир хуҗалары тарафыннан "капиталь ремонт өчен" түләгән акчаның һәр сумына дәүләттән 1сум 30 тиеннән 1 сум 70 тиенгә кадәр өстәлә. Россиядә 2015 елның 29 декабрендә капиталь ремонт өчен түләүләрдәге ташламалар турында 399 нчы Федераль закон кабул ителгән иде. Ул быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Анда язылганча, сиксән яшькә җиткән ялгыз кешеләр түләүдән азат ителә. Җитмеш яшькә җиткән ялгыз пенсионерлар 50 процентын гына түли. Болардан тыш, беренче һәм икенче төркем инвалидларга, инвалид-балаларга, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә капиталь ремонт түләүләренең 50 процентына компенсация каралган. Тик бер искәрмә: бу Федераль законда билгеләнгән ташламаларны тулысынча яки өлешчә үтәү төбәкләр ихтыярына тапшырылды.
Татарстанда әлеге законның кулланышка керү ихтималы бар. Министрлыкта әйтүләренчә, закон өйрәнелә.
Күпфатирлы искергән торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 2043 елга кадәрге чорга исәпләнгән. Әлки, Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле муниципаль районнары үзләрендәге күпфатирлы йортларны комплекслы төзекләндерүне тулысынча тәмамлаганнар инде. Казанда сигез ел эчендә күпфатирлы 2026 йорт "икенче сулыш" алган, бу әле төзекләндерүгә мохтаҗ торак фондның 40 проценты гына. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйтүенчә, башкалада быел 1,48 миллиард сумга күпфатирлы 290 йорт капиталь төзекләндереләчәк.
Короленко урамындагы 75 нче йортта да эш гөрли.
- Йортның электр челтәрен, су һәм җылылык үткәргечләрен, түбәсен яңарттык. Бүгеннәрдә подъездларны буяу-агарту белән мәшгульбез. Барлык эшләрне 15-20 августларга тәмамларга ниятлибез. Ишегалдын төзекләндерү безгә бурыч итеп куелмады, - диде подрядчы оешма җитәкчесе Ринат Җамалетдинов.
- Төзекләндерү башкарылганы өчен рәхмәт, әлбәттә,- ди шушы йортта яшәүче Валентина ханым.
- Тик бер дә канәгать булганга охшамагансыз,- дим аңа.
Әңгәмәдәшем шуны гына көткәндәй автомат кебек сиптерә башлады:
- Ишегалды төзекләндерелмичә кала бит. Әнә, теге текә шугалакта бер сабый имгәнде. Утыз-кырык ел инде ул шугалакның ясалганына. Балаларыбыз шунда уйнап, үсеп беттеләр, шөкер, имгәнмәделәр. Хәзер йортыбызда кечкенә балалар саны тагын күбәйде, әйбәт уен мәйданчыгы кирәк.

Короленко урамындагы 32 нче белән 38 нче күпфатирлы йортлар да комплекслы яңарыш кичерде.
- Йортыбыз 1958 елгы, капиталь ремонт күргәне юк иде. Рәхмәт! Ясап киттеләр. Безенең ишегалды, гомумән, юк. Бөтен дөньяны трансформатор алып тора. Утыргыч булса да куйсыннар иде,- ди 32 нче йортта яшәүче Илфәния Павлова.
- Сезнең ишегалдыгызга асфальт түшәделәр аның каравы. Безнекенең юлы җимерелеп бетте. Балалар уен мәйданчыгы түгел, исерекләргә дә артларын төртер урын юк,- дип, күршесенең сүзенә кушылды 38 нче йортта гомер кичерүче Татьяна Быстрова.
Ахирәтләр ишек аллары турында кызып-кызып сөйләшеп калдылар.
Сүз уңаеннан: Казанда быел 183 ишегалды төзекләндерелә, соңгы биш елда 1211 ишегалды яңартылды.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар