Көтеп алынган ялларыгыз бәрәкәтле, күңелле һәм файдалы узсын!
Кышны каршылау
Бүген Казанның Игенчеләр сарае каршындагы скверда кышны каршылау бәйрәме уздырыла. Чараны оештыручылар шәһәр халкына күңелле программа вәгъдә итә: концерт тамашасы, кыр кухнясы, шашлык һәм плов пешерү буенча мастер-класслар, балалар мәйданчыгы, атта һәм понида йөрү, бүләкләр һәм призлар уйнату.
Вакыты: 10.00-12.00
Pole Dance "Без Правил" чемпионаты
«Пирамида»да узачак чемпионат колгалы акробатиканы популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышта бары тик һәвәскәрләр генә катнаша.
Вакыты: 14.00
"Денис Мацуев дусларда"
"Сәйдәш" исемендщге Зур дәүләт концерт залында "Денис Мацуев дусларда" IV музыкаль фестивале уза. Дирижер - Александр Сладковский.
Вакыты: 17.00
Цирк
Казанда кунакта - "Арлекино" циркы. Тамашада - зәвыклы, хисчән-музыкаль, биюле, хулиганнарча шоу! Сезне тутый кошлар, атлар, диңгез арысланнары, курку белмәс жонглерлар һәм башка бик күп кызыклы тамашалар көтә.
Вакыты: 17.30
Театрларда
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүген - «Җәйнең бер көнендә» пьесасы (Вакыты: 19.00 сәгатьтә), Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында - «Идет коза рогатая» (Башлана: 10.00) һәм "Снежная королева" (Вакыты: 11.00, 13.00) спектакльләре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасының премьерасы уза. Башлана: 17.00
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар